Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар иртәгә юеш кар һәм яңгыр фаразлый

31-нче мартта көндез Татарстанда 8 градуска кадәр җылы көтелә.

Якын көннәрдә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез, 31-нче мартта көндез юеш кар һәм яңгыр көтелә. Синоптиклар көньяк-көнбатыштан талгын җил, көндез урыны белән көчле җил, көчәйгәндә секундына 15-20 метр тизлектә, төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин дип фаразлый.

Алдагы төндә Казанда һава температурасы нульдән минус 2 градуска кадәр, аязганда минус 5 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Татарстан буенча синоптиклар нульдән минус 5 градуска кадәр, аязган вакытта минус 10 градуска кадәр фаразлый.

Көндез чәршәмбе көнне Казанда 4-6 градус җылылык көтелә, республикада – +3...+8 градус, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев