Синоптиклар көчле җил турында кисәтте
Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Дүшәмбе, 28 октябрьдә, Татарстанда, шулай ук Казанда көньяк-көнбатыштан көчле җил фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә секундына 16-21 метрга кадәр җил, ә көндез һәм кич секундына 19-24 метрга кадәр булачак.
Секундына 20-25 метр тизлектә җил давыл чыгара һәм йорт түбәләрен кубарырга мөмкин.
- «Татар-информ» киләсе атна уртасында республикада көннәр салкыная һәм бераз кар яварга мөмкин дип хәбәр иткән иде.
Фото: архив
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев