Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар яңгыр, яшен һәм секундына 20 метрга кадәрле җил фаразлый

Бүген төнлә һава температурасы +14-16 градус, көндез +23...+25 градус булачак.

12-нче июньдә Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Яңгыр явачак, урыны белән көчле явым-төшемнәр, аерым районнарда яшенле яңгыр көтелә. Җил - көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, уртача булачак. Урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Бүген төнлә һава температурасы +14-16 градус, көндез +23...+25 градус булачак.

Гомумән алганда, республикада шулай ук яңгыр, урыны белән көчле яңгыр, аерым районнарда яшен, боз явуы көтелә. Көньяк-көнбатыш җиле төньяк-көнбатышка күчәчәк, уртача тизлектә, көндез һәм кич белән секундына 15-20 метрга кадәр булачак, урыны белән секундына 24 метрга кадәр булырга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +12...+17 градус, көндез +23...+28 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев