Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар Үзәк Россиягә әбиләр чуагы кайчан киләчәген әйтте

Россия гидрометеорология хезмәте көз көне җылы һава торышының ике чоры булачак, дип фаразлый.

Синоптиклар Үзәк Россиягә әбиләр чуагы 9 сентябрьдән соң килергә мөмкин, дип фаразлый. Мондый фаразны Россия гидрометеорология хезмәтенең ситуацион үзәге җитәкчесе Юрий Варакин «РИА Новости» агентлыгына җиткерде.

«Хәзер модельләр беренче декада ахырында — икенче декада башында, ягъни 9-10-11 сентябрьдә антициклон килергә тиешлеген күрсәтә», - дип китерә агентлык Варакин сүзләрен.

Антициклон үзәк Россиядә җиде көнгә кадәр тоткарланачак, тик әлегә әбиләр чуагы дәвамлылыгы турында төгәл фараз бирергә иртә.

Синоптик бу әбиләр чуагының беренчесе булыр, ә икенчесе көзнең икенче яртысында килер дип фаразлый. Бу явым-төшемсез кояшлы көннәр арасында яңгырлы чор булырга мөмкин. 

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев