Татарстан синоптиклары буран турында кисәтә
Республика юлларында бозлавык көтелә.
Иртәгә, 3 апрельдә, төнлә һәм иртән Татарстанның көньяк һәм көнчыгыш районнарында урыны белән буран көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан юлларында бозлавык булачак.
Моннан тыш иртәгә төнлә һәм көндез төньяк-көнчыгыштан көчле җил фаразлана. Җил секундына 15-20 метрга кадәр, ә Казанда — 18 метрга кадәр көчәячәк.
Фото: Рамиль Гали/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев