Татарстан синоптиклары көчле җил хакында кисәтә
Республикада җилнең тизлеге урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.
Иртәгә, 6 майда, көндезге сәгатьләрдә Татарстан территориясендә урыны белән көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан көчле җил исәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар тараткан һава шартларының начараюы хакындагы кисәтүдә искәртелгәнчә, республиканың кайбер районнарында, шулай ук Казанда җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.
Фото: Салават Камалетдинов
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев