Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә
Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -7 градуска кадәр төшәчәк.
10 ноябрьдә, республикада һәм Казанда урыны белән төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Татарстан территориясендә салкынча һава торышы сакланачак, явым-төшемнәр көтелми.
Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -1.. +4 градус тәшкил итәчәк. Республиканың көньяк-көнбатышында – җылырак, төньяк-көнчыгышында салкынрак булачак.
- «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Татарстан метеорологларының фаразларына караганда, алдагы көннәрдә республикада һава торышын салкын антициклон билгеләячәк, «12 ноябрьдә генә көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә».
Фото: архив/Рамиль Гали
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев