Татарстанда буран, юеш кар һәм бозлавык көтелә
Көндез +3 градус җылы булачак.
Татарстан территориясендә кыска вакытлы буран һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Машина йөртүчеләрне юлларда бозлавык барлыкка килү турында кисәтәләр. Көньяк һәм көнчыгыш районнарда юеш кар көтелә. Һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр.
Көндез көчле җил сакланачак, секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Термометр баганасы +8 градуска кадәр күтәрелә.
Фото: архив
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев