Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә
Казанда көндез –4 градуска кадәр салкын булачак.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 7 гыйнварда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә, урыны белән буран көтелә.
Җил көньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә. Шул ук вакытта урыны белән аның тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитеп көчәергә дә мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.
Көндезге максималь һава температурасы Татарстанда – -1..-6, Казанда -1..-4 градус. Чаллыда термометр баганасы көндез -4 градустан -6 гдадуска кадәр булыр дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев