Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда коры һәм җылы һава торышы саклана

Көндез термометрның терекөмеш баганасы +18 градуска кадәр күтәреләчәк.

Бүген, 12 октябрьдә, Татарстанда коры һәм җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген аязучан болытлы һава булачак. Республика территориясендә явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.

Көндез термометрның терекөмеш баганасы +13..+18 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә республикада уртача тәүлеклек һава температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градуска югарырак булачак. 

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев