Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда ял көннәрендә салкын һава торышы саклана

Республика территориясендә явым-төшем көтелми.

Татарстанда киләсе ял көннәрендә антициклон йогынтысында аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

Шимбә һәм якшәмбе, 12 һәм 13 декабрьдә, республика территориясендә элеккечә үк явым-төшем күзәтелми.   Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил була, вакыты белән көчәя. Юлларда бозлавык саклана.

Синоптиклар төнлә һава температурасы -13тән -18 градуска кадәр, аязган вакытта 20дән 25 градуска кадәр салкын булачак, дип искәртә. Көндез 7-12 градус салкын көтелә.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, 14 һәм 15 декабрьдә төбәктә явым-төшемсез салкын һава торышы фаразлана. Төнлә һава температурасы -13, -18 градус (аязган вакытта -23 градуска кадәр), көндез -8дән -13 градуска кадәр була.

Элегрәк «Татар-информ» быел Россия халкын кышын алмашынучан һава торышы көтә, дип хәбәр иткән иде.  

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев