Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда яшен, боз һәм давыллы җил аркасында шторм турында кисәтү игълан ителде

Начар һава шартлары җомга киченә кадәр сакланачак.

Татарстанда һәм аның башкаласында шторм турында кисәтү игълан ителде. 21-нче май көнне төнлә һәм көндез республикада кыска вакытлы, урыны белән яшенле яңгырлар, боз, 15-20 м/с тизлектә, урыны белән 24 метрга кадәр җил көчәюе көтелә. Начар һава шартлары 20-нче май 20:00 сәгатьтән 21-нче май 20: 00 сәгатькә кадәр көтелә.

21-нче майга каршы төндә Казанда 15-17 градус, көндез +23...+25 градус җылы булачак. Республика буенча төнлә һаваның минималь температурасы 12-17 градус җылылык, көндез +22...+27 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җил көчәйгән очракта биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга, балаларны караусыз калдырмаска киңәш итә. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материалларының төшүе мөмкин. Шул ук киңәш җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.

Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. Шулай ук эре агачлар янында басып тормаска, алар янында автотранспорт куярга ярамый. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышкы якка төшеп китергә мөмкин булган әйберләрне алып кую зарур. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Янгыр вакытында машина йөртүчеләргә бик игътибарлы булырга киңәш ителә, ерак араларга йөрүдән баш тартырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Фото: Денис Гордийко 

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев