Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанга кайчан яңгырлар килүе билгеле

Идел буе төбәкләренең күпчелек өлешендә атна азагында һава температурасы төшә. Алар арасында Татарстан да бар. Бу хакта ТАССка «Фобос» үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус сөйләде. Ул бу атнада республикада яшәүчеләрне яңгыр һәм яшен көтүен әйтте.

Белгеч сүзләренчә, иртәгә, 16 августта, Идел буеның төньяк өлешендә салкын атмосфера фронты узачак. Ул кыска вакытлы көчле яңгырлар алып килә. Округның көньяк өлешенә бу һава торышы чәршәмбегә туры килә.

Казанда бүген яшенле яңгыр көтелә. Шул ук вакытта һава температурасы элеккечә югары кала: бүген ул +27..+29 градус, иртәгә +26..+28 градус, пәнҗешәмбе һава температурасы +30..+32 градуска кадәр күтәреләчәк, ди Леус. Әмма атна азагына, аның мәгълүматлары буенча эсселек кими, һава температурасы +25..+27 градуска кадәр төшәчәк.

Шимбә яңгыр көтелә һәм көннәр салкынайтырга мөмкин. Якшәмбе явым-төшем көтелми, әмма һава температурасы төшүен дәвам итәчәк.

Искәртик, Татарстан Гидроүзәге фаразлавынча, республикада атмосфера фронты йогынтысында яңгыр көтелә, урыны белән җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-kaican-hava-temperaturasy-tosue-ham-yangyr-kilue-bilgele-5874989

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев