Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Ялларда татарстанлыларны яңгырлы һава торышы көтә

24-нче октябрь төнлә Татарстанда томан булуы көтелә.

Якын арадагы тәүлекләрдә Казанда болытлы булачак, вакыты белән яңгыр явачак. Бүген төнлә аерым районнарда томан булыр дип фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә минималь температура 2-4 градус, шимбә көндез +9...+11 градусны тәшкил итәчәк.

Татарстан буенча шулай ук болытлы булачак, урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, уртача тизлектә. 24-нче октябрьгә каршы төндә һава температурасы нульдән +5 градус аралыгында тирбәләчәк. Көндез һава температурасы +7-12 градусны тәшкил итәчәк, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.

25-нче октябрьдә Татарстанда шулай ук болытлы булачак, төнлә урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән талгын җил. 25-нче октябрьгә каршы төндә һаваның минималь температурасы 1-6 градус җылы, көндез +4...+9 градус булачак.

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев