Җәлилне дәвалаган Хәят
Фашистлар әсирлегендә антифашистик хәрәкәт оештырган Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең тиңдәшсез батырлыгы турында һәркем белә. Без герой шагыйребез белән горурланабыз, аның исеме белән бәйле истәлекләрне кызыксынып укыйбыз.
Райондашларыбыз арасында Советлар Союзы Герое Муса Җәлил белән очрашкан 4 кеше булуы мәгълүм. Шуларның икесе – Иштуганнан шагыйрь белән Минзәләдә комбруклар мәктәбендә бергә укыган Нәби Сибгатуллин һәм Сабадан Тәскирә Бибарцева турында газетада язмалар бирелде инде. Өченчесе – сугышка кадәр Сабада адвокат булып эшләгән, әсирлектән качып, сугышны француз каршылыгы хәрәкәтенә кушылып, партизаннар сафында тәмамлаган Нигъмәт Мөхәрләм улы Терегулов турында материал Хәйдәр Хисановның “Сабалылар - Бөек Ватан сугышында” китабына да кертелде. Ул Муса Җәлилнең 60ка якын шигырен төрмәдән алып чыга һәм ТАССР язучылар берлегенә тапшыра. Герой шагыйрь белән таныш булган райондашыбызның тагын берсе – Хәят Гилал кызы Сафиуллина. Аның турында күбрәк мәгълүмат бирү өчен Килдебәк урта мәктәбе укучысы, Хәятның туганы Фирүзә Каюмова язмасынннан өзек китерик. ”Хәят Сафиуллина 1918 елның 24 июнендә Туктар авылында туган. Казан медицина училищесын тәмамлый һәм 1939 елда табибларның белемен күтәрү дәүләт институтында (ГИДУВ) эшләгәндә фин фронтына җибәрелә. 1940 елда Казанга кайта. Бөек Ватан сугышы башлангач, кабат армиягә алына. Кыз Гомель өлкәсенең Султановка станциясендә мина шартлаудан контузия ала. Аннары станциядә яшәгән кешеләр ярдәмендә үзебезнекеләргә барып кушыла. Шул вакытта Муса Җәлил белән очраша һәм авыру фронтовикны дәвалый. Әлеге очрашу эзсез үтми, шагыйрьнең “Авырудан соң” исемле шигыре нәкъ менә Хәятка багышлап языла”. Менә ул шигырь:
Авыру үтте. Башны айлар буе
Чолгап торган томан сүтелде.
Маңгайда тир... гүя җәйге таңның
Беренче саф чыгы шикелле.
Мин күземне ачтым, дөнья якты,
Шатлык аңкый һәрбер сулышта.
Шундый сәер миңа, беренчекат
Аяк баскан төсле тормышка.
Хәят, яшьлек, сөю һәм бәхетнең
Шат сурәте булып каршым да
Басып тора көләч больниц кызы,
Мамык кулы минем башымда.
Күпсанлы медальләр, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены – Хәят Сафиуллинаның батырлык символы. Сугыштан соң Хәят Сафиуллина Үзбәкстанда яши һәм эшли. Үз гаиләсенә ятим бала алып тәрбияләп үстерә, аны олы тормыш юлына чыгара. 2002 елда вафатыннан соң, Түбән Кама шәһәре зиратына җирләнгән. Хәят Сафиуллина сугыш еллары узган хатын-кыз райондашларыбыз исемлеген тулыландыруы белән дә игътибарга лаек.
Расих Сабиров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев