Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Ата-ана биргән күңел җылысын беркем дә алыштыра алмый»

Кайбер бала өч яшендә рәхәтләнеп сөйләшә, кайберсе мәктәпкә кергәндә дә аерым авазларны әйтә алмый. Мондый очракта нәрсә эшләргә? Бүгенге сәхифәбез әти-әниләрдән еш алына торган сорауларга багышлана.

Бала ни өчен

начар сөй­ләшә?

 

Кызганыч, начар сөйләшүче  балалар ешрак очрый. Моның  сәбәпләрен белгечләр бала туганда алган имгәнүләр белән бәйли. Әлбәттә, әти-әнинең  баласы белән  аз сөйләшүе дә тәэсир итә.  Балалар  кайбер    предметларның  нәрсә икәнен әйтеп бирә  алмый,  чөнки кузаллаулары тар. Аларга китаплар укымау, геройлары анлаешсыз, чынбарлыкта  булмаган  персонажлы  заманча  мультфильмнар карау – болар  барысы да  сөйләмгә йогынты ясый.

 

Кайчан логопедка

барырга?

 

Һәр баланың мөмкинлекләре төрлечә. Бер яшендә баланың сүзлек  запасында уртача 10 сүз, ә өч яшендә 1000гә якын сүз булса, яхшы дип санала. Әгәр бала  өч яшендә сөйләшми икән, бу әти-әнине борчуга салырга тиеш.  Сөйләшә башлар әле, дип көтәргә ярамый, неврологка мөрәжәгать итәргә кирәк. Иң катлаулы  авазлар булып «р», « л», «с», «ш»  санала. «С», «Ш»  авазларын бала 4-5 яшьтә әйтә, «Р» авазы  биш яшьтән соң куела.

 

Үз дәресләрегездә  нинди алымнар кулланасыз ?

 

Шөгыльләр көн саен уен формасында алып барыла. Кинезиологик  күнегүләрне төрләндереп, һәр балага индивидуаль якын килеп эшләнелә. Үз тәҗрибәмнән  чыгып, сыналган, нәтиҗәле алымнарны кулланам.

 

Тел кереше нинди хәлдә булырга тиеш, кисәсеме?

 

Тел белән аскы аңкау тоташкан урын кыска булганда, аны  махсус  күнегүләр, массаж ярдәмендә  озынайтырга була.  Әгәр  ул каты һәм бик кыска  икән, кисеп жибәрү  яхшы.

Бала авазларны дөрес әйтә башласын өчен күпме вакыт кирәк?

 

Әти-әни  беренче көнне үк әлеге сорауны бирә. Бу очракта  тимераяк белән  шугалакта яки суда йөзәргә өйрәнгәнне  яки  турникта тартылганны күз алдына китерергә кирәк. Тырышмыйча гына  көтелгән нәтиҗәләргә  килеп  булмый. Төрле очракта төрлечә күзәтелә.  Кайчак аваз дөрес чыксын өчен 2-3 дәрес җитә, кайвакыт  ярты ел кирәк була.  Телнең төзелеше,  ничек  хәрәкәт итүе дә роль уйный.  Телнең тонусы  түбән я югары булганда,  ул начар  хәрәкәтләнә. Әти-әни, бала, логопед  үзара бердәм булып, аңлашып эшләгәндә генә нәтиҗәгә  ирешергә мөмкин. Эшемнең  нәтиҗәсен күрү  мина сөенеч китерә. Бала үзе   шатлана. Мин авазлар чыккач, балаларны бүләклим. 

 

Киңәшләр

 

Ата-ана мөмкин кадәр баласына игътибарлы булырга тиеш. Бала белән бергә китаплар уку, матур рәсемнәр карау, йоклар алдыннан  сөйләшү, хәлләрен сорашу файдалы.   Мактау, соклану, ярату сүзләрен ешрак әйтегез, кычкырып сөйләшмәгез, юкка баланы әрләмәгез. Нинди генә белгечләргә мөрәҗәгать итсәгез дә, шуны истә тотыгыз: балагыз өчен иң мөһим дәва — сезнең мәхәббәтегез. Ата-ана биргән күңел җылысын беркем дә бирә алмый.

Алия Мифтахова,

«Бәләкәч» балалар бакчасы укытучы-логопеды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев