ЧАЛ БАШЫМНЫ ИЯМ
Мәктәп еллары. Күңелдә күп истәлекләр калдырган еллар ул. Кеше гомерендәге иң матур истәлекләр шушы чор белән бәйле.
Мин 1 сентябрьне әле дә ел саен дулкынланып көтеп алам, күңелем белән балачагыма кайтам. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасыннан атлап кергән чагым табигатькә җәй килгәндәй истә калган. Сентябрь җиткәнен көтә-көтә инде берничә тапкыр киеп караган мәктәп формасы ул көнне тагын да матуррак тоелды. Миннән дә бәхетлерәк бала юктыр сыман иде. Безне шат елмаеп каршы алган беренче укытучым Бикә апа Газизова турында нинди генә сүзләр әйтсәм дә, аз булыр сыман. Ул дүрт ел дәвамында күңелемә ачкыч таба белгән минем иң яраткан укытучым булды. Безне чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты, кешеләргә карата мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Иртә белән барыбызны да чын аналарча аркабыздан сөя-сөя каршы ала, дәресләр беткәч, хәерле юл теләп озатып кала иде. Аның тәрбия дәресләрен - тәртипле булыгыз, әти-әниләрегезне яратыгыз, олыларны хөрмәт итегез, дигән сүзләрен онытырлыкмы соң! Сабый балага үзенә игътибар итсәләр, шул җитә бит инде. Безнең күңелне дә Бикә апа Газизова һәм Мөшәрәфә апа Исхакова тирән белемле, балалар күңелен аңлый, алар белән уртак тел таба алулары кебек күркәм сыйфатлары белән яулаганнардыр. Уемда бары тик якты хатирәләр генә калдырган Бикә апа күптән мәрхүмә булса да, һаман күз алдымда, гел каршыма килеп чыгар төсле.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)
Т.Мөхәммәдияров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев