ГАДЕЛЛЕК ЭЗЛӘП КИЛӘЛӘР
Прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре өчен күп реформалар авторы Петр I гә бурычлы. Нәкъ менә ул 1722 елның 12 гыйнварында генерал-прокурор вазифасын булдыра. Прокуратура законнарның үтәлеше сагында тора, җинаятьчелеккә каршы көрәштә барлык хокук саклау органнарының эшчәнлеген көйли. Максатыбыз шул ук: законлылыкны тәэмин итү, кеше хокукларын һәм иреген саклау, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең закон белән сакланган мәнфәгатьләрен яклау. 2019 елда прокуратура закон бозуларның 554 фактын ачыклады.
Нигезсез чыгарылган норматив-хоку актларына һәм башка карарларга 108 протест белдерелде. Судка 67 дәгъва гаризасы бирелде. Закон таләпләренең үтәлмәве фактлары буенча юридик затларга 348 прокурор гаризасы кертелеп, 347 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, административ хокук бозуларга кагылышлы 29 эш кузгатылды. Хезмәткәрләребез судларда 79 гражданлык эшен тикшерүдә катнаштылар, 110 җинаять эшен карау вакытында дәүләт гаепләүче буларак чыгыш ясадылар. Бу юнәлеш югары квалификация һәм һөнәрмәндлек сыйфатлары сорый, чөнки судта каралган һәр эш артында кеше язмышы, дәүләт һәм гадел хөкемнең абруе ята.
Прокуратура хезмәткәрләре халык, балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасындагы профилактика алып баралар, хокук белемнәрен пропагандалыйлар, дәүләт һәм җирле үзидарә органнары эшендә актив катнашалар. Без законлы мәнфәгатьләре прокуратура тарафыннан якланган кешеләрдән рәхмәт сүзләрен хезмәтебезгә зур бәя буларак кабул итәбез. Ә мөрәҗәгать итүгә килгәндә, ишекләребез һәрвакыт ачык. Без кешеләрне кабул итәргә, хокук саклау өлкәсендә сорауларын тыңларга, ярдәм итәргә һәрчак әзер. 2019 елда прокуратурага төрле эчтәлектәге 260тан артык шикаять керде. Кешеләр тиешле эш хакын ала алмыйлар, торакка хокуклары чикләнә яки башка өлкәләрдә чыгарылган карарлар белән килешми икән, башка структураларда яклау тапмаса, ахыр чиктә безгә килә. Прокуратураның катнашы нәтиҗәсендә 34 кешенең хокукы торгызылды. Нәкъ менә прокуратураның актив позициясе белән җаваплылыгы чикләнгән” Смарт Инжиниринг” җәмгыяте үзенең 130 эшчесенә 4,3 миллион сум күләмендә хезмәт хакын түләргә мәҗбүр булды. Күзәтчелек эшчәнлегендә таләпчәнлекне арттырып, алиментлар буенча бурычларны да киметә алдык, балаларына матди ярдәм күрсәтмәгән 15 кеше юридик җаваплылыкка тартылды.
Бердәм коллективның тырышлыгы Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы куйган бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән. Прокурор урынбасары, юстиция киңәшчесе Рәшит Ахунов, ярдәмчеләрем Ләйсән Гаффарова, Энҗе Фәйзетдинова, I разрядлы белгеч Илсөя Шәяхмәтова, шофер Илнур Нәҗипов – барысы да үз вазифаларын зур җаваплылык тоеп башкаручылар. Һөнәри бәйрәмебезне билгеләп, без хезмәттәшлекләре өчен район эчке эшләр бүлеге, хокук саклау, контрольлек итүче органнар хезмәткәрләренә, судьялар корпусына, хакимият һәм җирле үзидарә вазифаи затларына эчкерсез рәхмәтебезне белдерәбез. Законга озак еллар хезмәт иткән ветеранарыбызга да яхшы теләктә генә калабыз.
Зөфәр Абитов,
район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе.
Фото: архив/Фәнил Мәүлетов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев