Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ИҢНӘРЕНДӘ - БАЛА ЯЗМЫШЫ

ИҢНӘРЕНДӘ - БАЛА ЯЗМЫШЫ

Тәрбияче... Бу сүзне ишеткәч тә, күз алдына балалар бакчасы, сабыйларның шау-гөр килеп уйнаулары, җыр-биюләре, матур итеп шигырь сөйләүләре килә. Тәрбияче  – авыр, җаваплы хезмәт. Ул гел үз өстеңдә эшләүне, үсештә булуны, курсларда, семинарларда, төрле мастер-классларда катнашуны, заманча технологияләр өйрәнүне, гомумән, заман белән бергә атлауны сорый. Тәрбияче  – һәр яктан да камил шәхес. Берүк вакытта педагог, судья, табиб, артист, рәссам да ул.  Минемчә,  иң төп сыйфат – ул һәр бала өчен кирәк булу, балаларны ярату һәм хөрмәт итү. “Баланы өйрәтсәң, дөньяга кеше бирерсең”,– дип язган Виктор Гюго. Бүгенге язмам 1972 елның 18 февралендә Тимершык авылында Бари абый һәм Мәгъфирә  апа гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килгән Гәүһәрия ханым турында.

1989 елда Тимершык урта мәктәбен тәмамлаган кыз Казан педагогик көллиятенә юл тота. Тырышып укып,  кулына диплом алган яшь  белгечне Иске Мичән  “Таң” балалар бакчасына тәрбияче итеп эшкә билгелиләр. «1978 елда авылыбызда балалар бакчасы ачылды. Безнең елгыларның яше зур булгач, бакчага алмадылар. Шул елларда балалар бакчасына йөрисе килү теләгенең зур булуы, минем тәрбияче һөнәрен үзләштерүемә этәргеч биргәндер, - дип искә ала Гәүһәрия Бари кызы. –  Иске Мичәнгә килеп хезмәт юлымны ясле мөдире Равилә Галиәхмәт кызы Гатауллина белән башладым. Яследә 26 бала иде. Ул  чорда бакчада тәрбияләнгән сабыйларның үз нарасыйлары бүгенге көндә кабат “Таң” балалар бакчасына йөри.1993 елда Иске Мичән авылы егете Мөнир Нәгыймов  белән төп нигездә гаилә корып, ике малайга гомер бирдек. Аллага шөкер, улларыбыз  Венер белән Әдел һөнәр үзләштереп, тормышта үз юлларын таптылар. Төп нигездә килен булып, бүген дә туганнарыбыз белән дус-тату, ярдәмләшеп яшибез. Инде менә шушы хатирәләремне искә алам да, тәрбияче һөнәрен сайлавыма  бер дә үкенмим»,–ди  ул.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз.

                                                                                                                                                                                                                                                                           

                                                                                                         Гөлсирень Мифтахова

                                                                                                                  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев