Мәңге онытылмас Суслонгер
Без, сугыш башлангач туып, әтиләребез сугышка китеп, хәбәрсез югалган кешеләрнең балалары да, 79 яшькә җиттек. Гомер узган саен, бер мәртәбә дә әти дип әйтә алмаган, аларның йөзләрен күрә алмаган, язмышларын белә алмаган кешеләр булганлыктан, матбугаттагы һәм китаплардагы язмаларны укып барырга тырышабыз. Бәхеткә каршы дип әйтимме, быел Саба һәм Теләче районы ветераннарын, бер төркем кешене, Мари илендәге Суслонгер дигән җиргә сәяхәткә алып бардылар. Төркемгә Саба районы ветераннар советын җитәкләгән Расих Хәсән улы (бу яхшылыгы өчен аны Ходай Тәгалә җәннәт белән сөендерсә иде) мине дә керткән иде.
Бу хәрби лагерь илебезне сакларга тиешле кешеләргә сугыш гыйлеме өйрәтү өчен оештырылган була. Ул башта Татарстан җирендә эшли, аннан соң Мари Иленә күчерелә. Лагерьда якынча мәгълүматлар буенча, 100000гә якын кеше булган дип фаразлана. “Төгәл саннар юк. Архивлар ябык,”- дип сөйләде безгә гид. Ләкин, ни өчендер, яхшы өйрәтелгән солдатлар әзерлисе урынга, аларны җәзалау оештырыла. Нәтиҗәдә бер гаепсез кешеләр үлә. Аларга зиратта исемнәре язылган “Хәтер тактасы” куелган.
Суслонгерда безнең гаиләгә кагылышлы ике кеше була. Берсе әти белән бертуган Гатифә апамның ире Фәтхулла, икенчесе-җәмәгатем Нәфисәнең әтисе, Иске Җөри авылыннан Хәким Гобәйдуллин. Аларның үз авызыннан бу хакта бер сүз дә ишетмәдем. Бу тәмугътан исән-сау котылып һәм сугышта катнашып, бик күп яралар белән, үз үлемнәре белән вафат булдылар. Хәким бабамның каберенә хәрби комиссариат хәтер ташы куйды.
Суслонгерда җәзаланган кешеләрнең хатыннарының күргән нужаларын тасвирлап Туфан Миңнуллин “Кырык бернең арбалы хатыннары” дигән пьесса яза. Ул спектакльне еламыйча карап булмый. Шушы хатыннар кебек, күргән нужаларын Гатифә тутабызның сөйләгәне хәтердә. Фәтхулла җизнәбез янына бару өчен, хәлле кешеләрдән ипи җыеп, сохари киптереп, аяк-кулларына бияләйләр бәйләп лагерьга баралар. Әмма туганнары белән очраштырмыйлар. Тутабызның: “Кайтканда чабаталары тузып бетеп, күлмәк итәкләребезне кисеп, аякларыбызга бәйләдек”,–дип сөйләгәне хәтердә.
Безнең хәбәрсез югалган әтиләребез дә кайларда җәзаланып үлгәннәрдер... Алар шикелле үк, без дә сугыш вакытында туып, аякка басканнан бирле, бер тиен дә хезмәт хакы алмыйча, ач килеш эшләп, укып, җимерек илебезне аякка бастыру өчен актык көчебезне куеп эшләдек. Газеталарда сугыш чоры балалары турында язып торалар. Алар бик күп төрле. Шуңа күрә әтиләрен күрмәгән балаларны бүтәннәр белән бутамаска кирәк. Безне болай да үскән вакытта бик күп кимсеттеләр!
Сүземне кыскартып, безне бу сәфәргә алып баруны оештырган, автобус белән тәэмин иткән Саба һәм Теләче районы хуҗаларына һәм безнең белән барган Саба, Теләче, Кукмара районнары мөхтәсибләренә, хәрби комиссариат вәкилләренә, ветераннар оешмасына, барган урында үзенең хезмәтеннән Корбан ашы үткәреп, газапланып вафат булган кешеләргә дога кылдырган Олы Кибәче авылында туып-үскән Рифкат Шәфыйковка бу сәфәрдә катнашкан барыбыз исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Габделәхәт Шакиров, хезмәт ветераны, Сатыш авылы.
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев