Әниемнең күз яшьләре
Авылларыбызда матур гадәт яши: илебезне сакларга китүче егетне олысы-кечесе, яше-карты урамнарга чыгып озатып кала. Солдат киемен киячәк егет дус-ишләре белән авылны әйләнеп саубуллаша. Гармун тавышы, изге теләкләр... Ә без, ул вакытта әле кечкенә малай-шалайлар, бу күренешкә сокланып ияреп йөрибез, тамаша карыйбыз. Бервакыт, саубуллашучылар безнең урамнан узгач, өйгә керсәм - шаккаттым:...
Авылларыбызда матур гадәт яши: илебезне сакларга китүче егетне олысы-кечесе, яше-карты урамнарга чыгып озатып кала. Солдат киемен киячәк егет дус-ишләре белән авылны әйләнеп саубуллаша. Гармун тавышы, изге теләкләр... Ә без, ул вакытта әле кечкенә малай-шалайлар, бу күренешкә сокланып ияреп йөрибез, тамаша карыйбыз.
Бервакыт, саубуллашучылар безнең урамнан узгач, өйгә керсәм - шаккаттым: әни ястыкка ятып, үксеп-үксеп, җан әрнүе белән, тыела алмыйча елый иде! Ә мин, кечкенә "батыр" малай, бу хәлдән тәмам югалып калдым, өйне яңгыратып кычкырып елап җибәрдем. Әнием шунда ук сикереп торып мине юатырга кереште һәм: "Улым, сиңа еларга бернинди сәбәп юк, тынычлан. Туганнарың, әти-әниең исән сау", - дип мине кочып алды. Бераз тынычлангач, үзе кичергәннәрне сөйләп күрсәтте.
...1941 ел. Сабан туйлары якынлаша. Җәйнең матур кичендә Газизҗамал балалары белән көтү каршыларга урамга чыккач, аны тормыш турында уйлар биләп ала. Аллага шөкер, кечкенә балалары да кул арасына керә башлаган икән. Герман сугышыннан яраланып кайткан ире Бәдретдин 1933 елда вафат булганда кечкенәләре Шәмсиягә - 7, Мәсегуткә бары 4 яшь кенә иде бит. Ә хәзер өлкәнрәкләре Габделмәҗит өйләнеп башка чыкты, 2 баласы туды. Колхозның юл бригадасы мастеры булып эшли. Үзләре белән яшәүче Мансур да берничә ел элек гаиләле булды. Авылның чибәре Шәмсениса белән тормыш корып балалар үстерәләр. Мансур авыл җитәкчесе - колхоз рәисе. Ә абыйларыннан үрнәк алып эшләп йөргән Мәгъсүмгә дә 18 тулган икән бит инде!
...Бу уйланулы мизгелләр барлык җиһанны тетрәндереп 28 миллион кеше гомерен өзгән, 1618 көн дәвам иткән дәһшәт алдындагы тынлык кына булган шул! Сугышның беренче айларында ук Мансур үзенең яшьтәшләре белән комиссариатка чакыртыла. Аларга бөтен авыл басу капкасыннан елап кул болгый. Киләсе чакырылучылар исемлегендә - Габделмәҗит. Аны быел гына туган Мөдәррисен кочаклап, икенче кулы белән кызчыгы Миннегөлне җитәкләгән Зәйтүнәсе озатып ка-ла. Ә егетләр гармун көенә үзәкләрне өзеп "Дим-дим"- не җырлыйлар. Яңа ел алдыннан Мәгъсүмгә дә повестка килә. Ул да абыйлары артыннан язмыш кушкан киләчәккә каршы атлый, авылдашлары белән соңгы җырларын җырлап урам әйләнә.
Габделмәҗит бер хатын Суслонгердан яза. Газизҗамал авылдашларыннан лагерьның кайдалыгын белешеп 15 яшьлек Шәмсияне бер биштәр азык-төлек белән юлга озата. Бала абыйсын таба алмыйча, биштәрен "Мәҗит абыйга бирерсез",- дип каравылчыларга калдырып кайта.
Мансурның соңгы хаты Украинадан, Днепр кичүе алдыннан килә. Һаман чигенүләренә борчылып яза ул. Мәгъсүмнең соңгы хәбәре тормыш биографиясе кебек кыска була. Поездда фронтка барулары турында яза, шуның белән элемтәләр өзелә.
Язма башында ук исеме күзегезгә чалынган 7 яшьлек Шәмсия исемле кызның минем әнием икәнлеген чамалагансыздыр инде. Аңа өч бертуган абыйсының берсен дә яу кырыннан көтеп алырга язмаган булып чыга. Балачагымда мине кочып елавының да сәбәбе армиягә китүче егетләр йөрәк яраларын кузгатудан булган. Сугыш чоры балаларының фидакарьлеге, чыдамлыгы тормышта зур сынаулар белән расланса да, күз яшьләрен тыеп калуда әниләр көчсез, нечкә күңелле булып калдылар. Бу елау беркайчан да минем хәтердән китмәстер, мөгаен. Әниемнең яраткан энесе Мәсегуткә килгәндә, ул Казандагы 22нче заводка эшкә урнашты, гаиләле булды. Улына абыйсы истәлеге итеп Мәгъсүм дип исем кушты.
Инсаф Фәйзерахманов.
Керәнне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев