Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Олпат Моталлап иде

Язма Моталлап абый рухына багышланган.

   Мин яшь чагымда Чулпыч  авылының олпат шәхесе,  якын-тирәдә оста тимерче Моталлап  абый Гарипов янында  2,5-3 ел тирәсе чүкеч сугучы булдым. Аның  эшен шулкадәр яратуын,  һөнәренә бәйле  яңалык ишетсә, әллә кайларга барып,  шуны күреп-өйрәнеп  кайтуларын хәзер дә исем китеп искә алам.  Ул  вакытта авылда әле электр уты кертелмәгән. Димәк, ток белән эшли торган эретеп ябыштыру  аппараты  да юк. Авылларга “Сельхозтехниканың” күчмә сварка агрегаты  йөри, айга бер дигәндәй, Чулпычка да туктап  китә иде. Әмма гел аны көтеп ятып булмый, эшләргә кирәк. Моталлап абый менә  шунда  үзенең  осталыгын   күрсәтә дә иде.  Төгәл үлчәп  ялганган коршауларын  арба тәгәрмәченә сипләп  кую тимерченең иң ювелир эше булып  саналды.  Ул  заманда тимерне бер-берсенә  махсус порошок сибеп ябыштырдылар. Бу исә үтә төгәллек сорый. Җөйнең ныклыгы тимернең нинди температурага кадәр кызуына, порошокның  кайчан сибелүенә бәйле.  Бервакыт Моталлап  абыйдан: “Остазың өйрәттеме,  үзеңме?” – дип сорадым. “Юк, энем, өйрәтмәде, ул порошокны яшереп тота  иде. Хәтта исемен дә әйтмәде. Эшеннән  киткәч, моның рәтен белгән күрше авыл тимерчесе янына барып-өйрәнеп кайттым”,–дип  җавап бирде  ул.

  Үз эшенең остасы балыкка йөрергә дә бик  һәвәс  иде.  Бервакыт шулай   ау-җәтмә белән балык сөзеп Кече  Шыңарга таба барабыз. Безгә таба өч кешенең дөмбер белән балык куып килгәнен күрдек. “Әйдә, энем, тегеләрдән алда алыйк әле”,– диде Моталлап  абый. Сөзгечне тартып чыгарсак –  ярты чиләкләп балык тыпырчына. Арасында бик зурлары  да күзне иркәли. Бездән соң тегеләр дә  сөзгечләрен судан  алдылар. Ник бер кыртыш булсын! Дөмбердән курыккан балык­лар безнең җәтмәгә кереп тулган. Кече Шыңар кешеләре яныбызга килделәр дә, даулаша башладылар. “Балыклар безнеке, бирәсез”,– диләр. Берсе Моталлап  абыйның  изүеннән  үк  умырып тотты. Араларында бер  акыллырагы бар икән. “Нишлисең! Тимерче бит ул. Безгә гел  кирәкле  кеше”,– дип аралады.

 Чыннан да, Моталлап  абыйга күрше  авыллардан да заказлар  килә иде. Самавыр торбаларын  кургашка  утырту,  күгәннәр, көрәк-тырма ясау – барысы да аның  кулыннан  үтте. Күгәнгә җылы биреп,  сумала белән  ышкылап каралту  аның эш стиле  иде. Башка  авыллар шул  сәбәпле безнең тимерчелеккә  агылды. Тимер эшендә чыныккан  кеше агач  юна белмиме  соң! Моталлап  абый өр-яңадан  йорт  җиткереп, абзар-курасын, капка-коймасын коеп, ялт итеп тотты. Төзелешне  үз  куллары белән башкарды,  яхшы  кешегә күмәк эшкә халык авылы белән   килә  иде.   Моталлап  абый 64ле  үлчәмле баш  киеме  киеп  йөрде. Фотога күз салсагыз (уңда, сулда мин), моның  шулай икәнлеген үзегез дә күрерсез. Аны колхоз җитәкчеләре яңа төр ургыч – самосбросканы ремонтлагач, төшереп  алганнар. Хәйран гына катлаулы техника, аны ремонтлап  уракка әзерләү үзе бер  сәнгать саналды.

 Язмам  Моталлап  абый рухына дога булып барып ирешсен   иде.

     Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев