Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Шамил Зиннуров: һәрвакыт ачык йөзле, елмаючан, шул ук вакытта таләпчән җитәкче иде

Дөньялыкта аз яшәп тә эш-гамәле белән якты, тирән эз калдырган кешеләр була. Районыбызның Казанчы Бигәнәй авылында якты дөньяга килеп, үз гомерендә дуслары, туганнары, хезмәттәшләре өчен күп кенә изгелекләр кылып, яхшылыклар эшләп фани дөньядан алты дистәсен дә тутырмыйча китеп барган Шамил Зиннур улы да әнә шундыйлардан.

Шамил 1971 елда Саба урта мәктәбен тәмамлаганнан соң КДУның тарих-филология факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, тәүге педагогик хезмәт юлын Икшермә урта мәктәбендә тарих укытучысы буларак башлап җибәрә. Мәгариф җитәкчеләре яшь педагогның тырыш, көчле оештыру сәләтенә ия булуын тиз күреп алалар. Тиздән аны Олы Нырсы урта мәктәбенә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Мин аның белән якыннан нәкъ әнә шул Олы Нырсы урта мәктәбендә укыткан елларымда таныштым. Ул елларда әлеге мәктәптә тарих дәресләре укыттым, шулай ук сыйныф җитәкчесе вазифасын да башкардым. Тәрбия эшләре буенча завучның эше турыдан-туры сыйныф җитәкчеләре белән бәйле.  Шунлыктан аның кул астында ярыйсы гына тәҗрибә тупланды. Шамил бик ярдәмчел булды, киңәшләре белән дә булышлык итте. Ул һәрвакыт ачык йөзле, елмаючан, шул ук вакытта таләпчән җитәкче булды.  Аның тырышлыгы, ирешкән уңышлары район  җитәкчеләренең дә игътибарын җәлеп итте.  Аны тиздән Югары Кибәхуҗа мәктәбенә директор итеп күчерделәр.  Шулай итеп,  тормыш һәм хезмәт баскычлары әкренләп югарыга үрмәләде. Директорлыктан  партиянең рай­ком инструкторы, аннан район мәгариф идарәсе башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелде.  Ул моңа бик лаек та иде.  Чөнки Шамил чын мәгънәсендә мәгариф кешесе булды. Ул  район  мәктәпләре  һәм укытучылар коллективының эшчәнлеге белән һәрдаим танышып, аралашып торды. Гел кабинетта утырып, әмер бирүче җитәкче булмады. Мәктәпләрнең техник базасын ныгыту, тиешле кадрлар белән тәэмин итү буенча зур тырышлык куйды. Аеруча яшь кадрларга игътибарлы булды. Аларга матди яктан ярдәм күрсәтү  һәм  тораклы итү өчен көченнән килгәннең барын да эшләде. Миңа Шәмәрдән урта мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкарган чорда (1995-2005 еллар)  район мәгариф бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшләргә туры килде.  Ул үзенең акыллы киңәшләрен биреп, укыту-тәрбия эшләрен камилләштерү  өлкәсендә дә тиешле юнәлеш бирә белде. 

Алар хатыны Зөлфия белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр.  Кызлары “Сабантуй” комплексында методист вазифасын башкара. Ә уллары Зөлфәтне Казан телевидениесеннән күрмәгән кеше бик сирәктер. Ул  бу өлкәдә  шактый тәҗрибә туплап, һәр тапшыруны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра.

Ни кызганыч, шундый киң эрудицияле, талантлы, тырыш, эшен җиренә җиткереп, намус белән башкаручы җитәкчебез  Шамил Зиннуров фани дөньядан иртәрәк китеп барды. Инде вафатына да ундүрт ел вакыт үткән.

Әлеге язмам  чын дус,   киң күңелле якын хезмәттәшебез Шамил Зиннур улы рухына изге дога булып ирешсен!

Рәйхан Кәшипов.

Шәмәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев