Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тормыш сынавы

Бу дөньяда кечкенәдән ятим  калып,  үги ана   кулында  үскән балалар да бик күп,  ай-һай   күп! Язмыш шулай   язган: без дә шундыйларның берсе булдык. Ятим баласы –  бүре  чагасы, диләр. Әмма үги ана безне рәнҗетмәде, яратты, тәрбияләде, без дә аны якын иттек.

  ...Заһирә Ибәтулла кызы Нәбиуллина (кыз фамилиясе Әхмәдуллина) 1922 елның 25 июлендә элеккеге Башкортстанның Иске Сөн авылында туган.  Хезмәт юлын үз авылларында маляр булып башлый. 1949 елда Горький тимер юлына эшкә урнаша. Шпал беркетүчеләр ломнар һәм кәйләләр ярдәмендә җир казыганнар,  черемәсен өчен кара мазутка буяганнар. Хатын-кызлар өчен бик тә авыр хезмәт, кияүгә чыкмаган кызга бер дә  җиңел булмаган. Заһирә эшләгән трест, поезд юлын Уфадан башлап Татарстанга (ул чакта ТАССР) таба озайткан. 1958 елда Казанга күчерелгәч, эшчеләрне кайсын баракларга  урнаштыралар  яисә юл кырыендагы авыл өйләренә фатирга кертәләр. Җимерелгән тимер юллар төзәтелә, яңаларын да салалар. Эшчеләр үз гаиләләре янында бәйрәмнәрдә, төзелеш материаллары бетеп торганда гына кайтканнар. 

Сугыш вакытында ревматизм эләктергән үз әниебез 1976 елда үлеп киткәч, туганнары әтигә шушы Заһирәне димлиләр дә инде. Аның да ире ниндидер чирдән дөнья  куйган, 6 яшьлек улы үлгән була.  Әтиебез Заһирәне Уфага барып алып кайтты. 1973 елның август аеннан кавыштылар. Без аны, абыстай кушканча, көндәш әни дип йөрттек.  Үги анабыз Лесхозга кайтып урнашкач, башта такта яру  цехында эшләде. Соңрак әниебезне заводның котельныена ягучы итеп куялар.  Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, диләр.  Шулай икән. Котельныйның зур миченә утын ыргыткан чагында пүләндәге ботак киеменә кадалып, үзен дә мичкә сөйрәп  кертә.  Башында чәче янып, битенә дә зыян килә. Хастаханәдә дәвалана. Җәй көнендә эссе челләдә дә башыннан яулык төшмәде. Шул хәлләрдән соң әниебез сувенир ясау цехына буяучы булып күчте. Лаеклы ялга чыкканчы шунда эшләде, сыер, тавыклар, казлар да асрадылар. Без Казаннан кайтып, печәнен чабып, утынын әзерләшә идек. Бәрәңге утырткан да һәм алганда да булышырга тырыштык. Без, өч кыз, Казанда,  энекәшем Чаллы шәһәрендә яшәде. Лесхозга күчеп килгәч, 15 мәртәбә кан тапшырган данлыклы донор да әле әниебез. Шушы  изге  гамәле белән күпме кешене үлем түшәгеннән йолып алып калгандыр. Алар бер-берсен аңлап 34 ел гомер яшәделәр. 

Нәкия Төхфәтуллова.

Лесхоз бистәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев