«Әти, җиргә төш!»
Яшем алга барган саен, еш кына утырам да, үткән тормышыма анализ ясыйм. Илдәге хәлләрне, авылыбызныкын, үзебезнекен барлыйм.. Ничек үтте, элек ничек яшәвебез белән бүгенгене чагыштырам.
Элек бөтен кеше бер төсле иде. Халык ямалып беткән телогрейка, тишек бияләй белән эшкә йөрде. Салкын өйгә кайтып керүгә, мич ягып, ашарга пешерәсе, хәзерге кебек ризык тулы суыткычлар көтеп тормый иде. Әле шуның өстенә, икешәр-өчәр ”Лар”лар да әйбер белән тулган. Без 5кә 6 метрлы агач өйдә тугыз бала үстек. Әти-әниебез белән 11гә тулдык. Абый өйләнеп, бер бала да тугач, 13 кешегә җиттек. Шул өйдә 5-6 бәкәй, почмакта бозау йоклап ята. Көнгә бер тапкыр сыерны өйгә алып керәләр. Ул шунда йомышын йомышлап чыгып китә. Чиләк тотып артында басып торасың. Ике чиләкле тишек казанда аш пешә. Кайвакыт сылап куйган камыры кубып аш ага башлый. Әни ашны кире бушатып, яңадан казанны ничек кирәк сылап куя. Өйдәге дүрт бала күрше авылга дүрт километр йөреп укыйбыз, шулай тиеш, зарланмыйбыз. Хәзер балаларны такси белән мәктәпкә җибәрәләр. Чөнки күршенеке машина белән бара. Балаң үпкәли алайса. Бүген гаиләдә 1-2 бала үсә. Аларга кием алуны әти-әни үзе генә белә. Ә өйләргә карагыз, бер катлы гына җитми, ике-өч катлыларны сала башладылар. Ә анда ничә генә кеше яши.
Хәзер кешеләр дә нык үзгәрде. Элек берәрсе печән, утын алып кайтса, урамы белән җыелып килеп, ярдәм иттеләр. Өй салучыларга да шулай ук. Кич кырын капка төбенә чыгып, кемгә нинди ярдәм кирәген сөйләшеп утыралар иде. Ә хәзер күп кешенең капкасы эчтән бикле, барасы булсаң да алдан шалтыратырга кирәк. Хәзер рәхмәткә эшләү бетте, ничек тә акча каеру ягын карыйлар. Түбә яптырдык, көнен 1-2 меңнән түләрмен дигән идем, 5 меңнән дә ким түгел икән. Малай:”Әти, җиргә төш, оныт элекке чакларны”, –диде.
Ләкин игелекле кешеләр бетмәгән әле. Шулар турында язып узарга булдым. Район газетасын кулыма алгач, арткы битен ачып, кемгә рәхмәт хаты, яхшы эш күрсәткән хезмәткәрләрне нәрсә белән бүләкләгәннәрен карап чыгам мин. Иштуганнарны, белгән кешеләрне эзлим. Бездә бар андый кешеләр. Шуның берсен генә әйтеп узыйм әле, бәлки файдасы тияр. Мактаганны кем яратмый. Диндә генә мактауга караш икенче төрле.
Бездә Илһам Мидхәт улы Гайнетдинов шофер булып кешеләрне йөртә. Шул ук вакытта тракторга утырып юлларны чистарту да, янгын сүндерү машинасы да аның өстендә. Соңгы янгыннар вакытында да аның тырышлыгы белән генә ут телләрен җиңдек. Халык бик тырышты, ә Илһам утка күтәрелергә ирек бирмәде. Урамыбыз белән янган булыр идек, Аллаһ сакласын. Урамдагы юллар һәрвакыт чистартылып торыла. Эш сәгате дә, ялы да юк. Кайвакыт көне буе кар ява, икенче көнне хастаханәгә барасымны уйлап, куркып йоклап китәм. Иртән торсам, урам ялт итеп чистартылган була. Бер көнне иртәнге сәгать өчтә намаз укырга торсам, Илһам кар эттереп йөри. “Кичә сәгать унберенчедә дә кар чистарта иде”, – ди хатыным. Нишләп кешенең эшләгәнен күрмиләр, белмим.
Бер көнне урамны чистартып узды, мин көрәк тотып чыгып, нишләргә белмичә куркып карап торам. Карасам, Илһам белән улы көрәк тотып киләләр. Күрше дә түгел бит әле үзе.
(Ахыры 4 биттә)
(Ахыры. Башы 3 биттә)
“Бар, Хәлил абый, комачаулап йөрмә, тыңламасаң, карны капка төбеңә ташып куябыз”, – дип мине кертеп җибәрде. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз аңа. Дөрес, кайвакыт сүгүчеләр дә бар. Бөтен кешегә дә ошап бетеп булмый. Илһамның бертуганы – авыл җирлеге башлыгына әйткән идем. “Язма, Хәлил абый, аның эше бит ул”, – диде. Ачуланса-ачуланыр, язарга булдым.
Тагын бер ярдәмчел кеше – имам булып эшләгән Илнур Илдар улы Гарифьянов. Мин – дин юлындагы кеше, көн саен мәчеткә барып, Азан әйтеп кайтам. Мәчеттә ремонт эшләре гел булгалап тора, көн саен шунда йөргәч, миңа күбрәк күренә. Гозеремне туп-туры Илнурга әйтәм. Көне белән килеп ясап бирә. Кайчак Азан әйтү җайланмалары да киреләнеп ала. Элек Илнурның әтисе Илдар оештырып йөри иде. Газ кертүне дә ул башлап җибәрде. Кызганыч, аяклары авыртып, өйдә тора, таяк белән генә йөри. Илдарыбыз авырып китте дә, миңа калды. Ут белән җылыта идек, кыйммәт, акча юк. Имамыбыз Шәмәрдән кешесе киткәч, анысы да миңа калды. Нишләргә? Башлап җибәрдем, язуларын әзерләп бетердем, эш башланды, йөрисе күп. Ә минем яшем дә, саулыгым да эшне авырайта. Уйлый торгач, имам кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Мин инде биш имам белән эшләдем, алар китә – мин калам. Бу юлы Нургаян Дәүләтшин белән сөйләштем, ул риза булды. Район белән килешеп, аны имам итеп куйдык. Газ кертү өч елга сузылды. Нургаян үзе генә беләдер күпме чапканын. Хәзер җылы мәчеттә укыйбыз, элек электрны күбрәк кулланырга акча юк, киметсәң суык иде.
Тагын язасы килгән кешем – ул Илсур Әхмәтшин. Акча мәсьәләсендә бик кирәк чакта аның ярдәменә таянам. Ә иң зур рәхмәтем – хәзер лаеклы ялда булган Васил Нурулла улы Гыйззәтуллинга. Мин аңа ярдәм сорап биш тапкыр бардым. Берсендә дә буш җибәрмәде. Нургаян Әхмәдуллинның уллары мәет җирләгәндә дә, кабер урыннарын әзерләгәндә дә бульдозерлары белән гел ярдәм итеп торалар. Эшләгән изгелекләре һәрберсенә игелек булып кайтсын!
Хәлил Мортазин,
Иштуган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев