Авыл кешеләре белән матур
Әйе, гомерләре буе фидакарь хезмәтләре белән танылган, туган җиребезнең матур табигать кочагында үскән, шунда оя корган тырыш, намуслы халкы белән матур авыллар. Ике Басу Арташ авылында гомер кичерүче Гасимуллинанар – шундый гаиләләрнең берсе дияр идем.
Сәрия апа яшьлегендә тормышның ачысын да, төчесен дә күп татыган. Шул авырлыкларны тормыш иптәше Рамил абый белән бергәләп җиңеп чыга алганнар. Ерактан балкып утыручы йортлары, үз тырышлыклары белән булдырган муллык күзләрне иркәли. Ишек алларына керүгә үк йорт хуҗаларының бик булган, хезмәт сөючән кешеләр икәнлегенә инанасың. Рамил абый белән Сәрия апа шушы матурлыкны тудыручылар. Аларның өч балалары бар. Яшьләр белән дә бер сүздә булып тату гомер кичерәләр. Уллары Радикка йорт салуда булышканнар. Абзар-тутырып маллар асрыйлар, кош-корт үстерәләр.
Сәрия апа үзешчән сәнгатьтә бик актив катнаша. Ходай тарафыннан аңа матур тавыш, моң бирелгән. Аның үрнәгендә оныгы Адилә дә бик матур җырлый. Республика, район күләмендә үткәрелүче конкурсларда катнашып, призлы урыннар ала. Әйтәсе килгәнем шул: Гасимулиннар кебек тырыш гаиләләр авылдашлары өчен үрнәк булып яшиләр. Хезмәт сөйгән кешене Ходай да зурлый, тормышына бәрәкәт иңдерә.
Рушания Шакирова.
Фото: https://pixabay.com | klimkin
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев