Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бер рәхмәт мең бәладән коткара

Кешегә рәхмәт әйтү кирәк түгел, Аллаһы үзе күреп, үзе түләр диелгән. Үзем рәхмәт әйтүне кирәк дип саныйм. “Бер рәхмәт мең бәладән коткара” дигәннәр бит.

  Соңгы  елларда Иштуганда шәхси эшмәкәр Илсур Әхмәтшин кибетләре  эшли. Халыкка нәрсә кирәк, алып кайтып тора.  Кирәкле  әйберләргә заказ гына  бирәсе. Кайвакыт кайтарып биргән өчен акча да алмый. Минем дә  заказымны  үз бәясенә кайтарып бирде.  “Рәхмәтеңне әйт тә, Ходай түләр”, диде.  Берәр чара уздырасы булса да, мөмкин булган кадәр ярдәм итә.   Җәйге каникулда балалар  белән  дини гыйлемгә өйрәнәбез.  Соңыннан бераз чәйләп алабыз.   Бу вакытта да Илсур Әхмәтшинга мөрәҗәгать иттем.  “Мин күпме акча кирәген белмим, үзең кибеттән кирәгенчә ал, соңыннан түләрмен “, –диде.  Былтыр да шулай булды. Кирәге чыккач мәчет өчен ярдәм  сорагач та булышты. Кибеткә мәчет өчен ризыклар сорап керәм мин. Кибетче –Илсурның хатыны Валентина  якты йөз белән кирәк әйберләрне биреп җибәрә дә:”Оялма, Хәлил абый, беткәч килерсең”, дип елмаеп озатып кала. 

Безнең хуҗабыз –  Аллаһы Тәгалә үзе  түләсен аңарга. Безгә ярдәм иткән өчен  уңышлар насыйп итсен, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете бирсен. Шуларны язып утырганда  үткәннәр искә төште.  Минем  урман хуҗалыгы  директоры Васыйл Нурулловичка  мәчет мәсьәләләре буенча берничә тапкыр  барганым  булды.  Ахыргысы мәчеткә газ кертә башлагач. Янына: “Килә ява, килә ява, ияләште бер болыт” дип җырлап кердем.  Ул үзе генә түгел  иде, уңайсызланып кире борылдым. Васыйл Нуруллович елмаеп:” Хәлил абый, кер, кер, бу болытның  күптән күренгәне юк иде”,– дип чакырып  алды. Аңлатып бирдем.  “Булдыра алганча булышырмын”,– диде. Дөрестән дә, берничә көннән ярдәмен күрдем.  Хәзер ул ялда инде, иткән изгелекләре өчен Аллаһы түләсен. “Сезнең рәхмәтләр белән яшим мин”,  дигәне бар иде.  Алга таба да шулай була күрсен!

Кешегә рәхмәт әйтү кирәк түгел, Аллаһы үзе күреп, үзе түләр диелгән.  Үзем рәхмәт әйтүне  кирәк дип саныйм.  “Бер рәхмәт мең бәладән коткара” дигәннәр бит.

Шунысы гына кызганыч, мәчеткә йөрүчеләр күп түгел. Шулай да шунысы сөендерә: 12 яшьлек улыбыз бөтен Иштуганга яңгыратып, өйлә намазына чакырып азан әйтә, кирәк булса, камәт тә әйтә. Намаз вакытында  сүрәләрен дә укып бирә.

Мәчеткә шулай ярдәм иткәне өчен  Аллаһы ярдәм итәдер Әхмәтшинга. Иртә белән намаз укырга торасың, аның  инде эшкә-Казанга барышы була.  Уңышлар сиңа, энем! Аллаһ түләсен сиңа!

Хәлил Мортазин.

Иштуган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев