Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

«Бисмиллаңны әйтеп кер»

Мин озак еллар район типографиясендә эш­лә­дем. Аның бинасы төрле елларда Сабаның төрле урыннарында урнашкан иде. Баштарак халык телендә тау башы дип йөртелгән Совет урамыннан хәзерге почта янәшәсенә күчерелә ул. Бу урында хәзер сәү­дә ноктасы урын алган. Шул нигездә элек Миңәч исемле карчык яшәде дип искә ала иде әнием (бу якынча 19 гасыр азагы була инде).

undefinedЯзма авторы Фәһимә Мостафинаны фотода алдагы рәттә күрәсез (сулдан өченче)

Чын исеме алай да булмагандыр инде, бәлки, карты Минһаҗ исемле дип истә калган дия иде әни. Ялгыз көн күргән, кәҗә, сарыклар, казлар­ асраган. Әниләр аның идәнен юып, чиш­мәдән су алып кайтып биргәннәр, инешкә казларын төшергәннәр. Чор­ма­сында һәрвакыт каклаган казлары булган, кемнең улы өйләнә, яки кызы кияүгә китә - әбигә килә торган булганнар. Аны авылдашлары бик хөрмәт иткән, булдыра алганча тәрбияләгән. Саба байлары каралты-курасын ныгытканнар, утын белән печәнне мәд­рәсә шәкертләре хәс­тәрләгән. “Син кеше туп­сасыннан беркайчан да начар уйлар белән кер­мә, бисмиллаңны әй­теп кер”,- дип әйтә торган булган ул. Бу әбине белүчеләр юктыр инде хәзер Сабада. Яхшы сүз, дога белән искә алсак иде Миңәч әбине.

Миңәч әби мичкә яккан,

Казанга су салмаган.

Казанга су салыр иде,

Өйдә суы калмаган.

Миңәч әби, чык абзарга,

Тавыгың күкәй салган.

Бәтиләрең өшемәсен,

Сарыгың бәкәйләгән.

Миңәч әби чыга алмый,

Тышта буран котыра.

Шәкертләр дә килә алмый,

Киткән сабак укырга.

Миңәч әби, куй самавыр!

Әнә берәү су кертә.

Казаныңа сал тизрәк,

Мичең тартыр чак җитә.

...Саба байлары булышкан

Ялгыз-ялгызакларга.

Шуңа күрә ул байларның

Эшләре алга барган.

Фәһимә Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев