Өчиле халкы Ходайга шөкер итеп, догалар кылып яши
Безнең авылыбыз кечкенә. Шулай да, анда бик тырыш кешеләр яши. Авылыбыз бик матур, яңа йортлар төзелә. Газ кергән, ут янып тора, юл салдылар, су керттеләр, яңа клуб төзеделәр. Менә мәчет салдылар, ул да ачылу алдында. Бәйрәм саен клубыбызда күңел ачу кичәләре үткәрәләр. Авылыбыз бик чиста, бер чүп тә җыелып ятмый....
Безнең авылыбыз кечкенә. Шулай да, анда бик тырыш кешеләр яши. Авылыбыз бик матур, яңа йортлар төзелә. Газ кергән, ут янып тора, юл салдылар, су керттеләр, яңа клуб төзеделәр. Менә мәчет салдылар, ул да ачылу алдында. Бәйрәм саен клубыбызда күңел ачу кичәләре үткәрәләр.
Авылыбыз бик чиста, бер чүп тә җыелып ятмый. Кар яуса да, тиз арада чистарттылар. Барасы җиргә тиз генә такси илтеп куя, акчаң гына булсын, чакыруга килеп җитәләр.
Авыл халкының тормышын кайгыртып торган өчен район башлыгы Рәис Миңнехановка рәхмәт. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка да рәхмәтләр укып яшибез. Игелекле балалар үстергән әти-әниләренә рәхмәтләребез чиксез. Аллага шөкер, Татарстаныбыз тыныч булганга куанып яшәп ятабыз. Табын тулы сый-нигъмәт. Атнага бер Сабадан кибет килеп тора. Нәрсә сорасак, шуны алып киләләр, рәхмәттән башка сүз юк үзләренә. Авылда яшәвебезгә куанып, рәхмәтләр укып, догалар кылып матур гына гомер итәбез.
Өчиледән 82 яшьлек Хәлимә әбиегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев