ЭШЛЕКЛЕ СӘФӘР
Безне, авыл хуҗалыгында, аңа бәйле тармакларда эшләп ялга чыккан бер төркем җитәкчеләрне һәм баш белгечләрне, Өлкәннәр көне яки «Уңыш бәйрәме» алдыннан терлекчелектәге һәм игенчелектәге яңалыкларны, заманча итеп әйтсәк, инновацияләр белән таныштыру матур гадәткә керде.
Быел да АПК һәм барлык тармак хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты рәисе Дания Галимуллина җитәкчелегендә юлга чыктык. Эшлекле сәяхәтебезне "Саба" җәмгыяте "Тимершык" филиалының Кызыл Мишә фермасыннан башладык. Биредә робот белән саву станциясе урнаштырылган 120 баш сыерлы торак файдалануга тапшырылганын ишеткән идек инде. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер күрүең яхшы, дип юкка гына әйтмиләр шул. Дөрестән дә, хезмәт тулысынча роботлашкан һәм компьютерлаштырылган икән. "Тимер савымчы" башта җиленне юдыра, массажлый, имчәк төбендәге сөтне саудырып ташлый. Эш беткәч, җилен кабат юдырыла һәм дезинфекцияләнә.Сыерларның никадәр тукланганы, күпме азык берәмлеге кирәклеге компьютерда күренеп тора", - дип аңлатты безгә оператор Айрат Зәкиев.
Хәзерге вакытта Татар Икшермәсе авылы янәшәсендә - "Мөхәммәтшин" крестьян (фермер) хуҗалыгында Голландия технологиясе белән иңе - 36, буе 102 метрлы 140 миллион сумлык (анда 40 миллион сумлык роботлар урнаштырылачак) комплекс төзелә. Аны киләсе елда файдалануга тапшырырга ниятлиләр.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)
Т.Нәҗмиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев