Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Эшне төгәлләргә ярдәм кирәк

Авыл халкы элек-электән бердәмлеге белән аерылып торган, җаваплы һәм саваплы эшләргә дә күмәкләшеп алынган. Хәзер дә шулай... Моның ачык мисалын бу елның җәендә Алан-Елга авылында күрергә мөмкин иде. Чын күңеленнән изгелек кылырга омтылучы якташлар һәм авыл халкының уртак көче белән зират тирәсе матур, заманча рәшәткәләр белән әйләндереп алына башлады.

«Ахирәт йортының кадерләп сакланырга тиешле изге урын булуын барыбыз да белә, аңлый, шуңа күрә дә кем ничек булдыра ала- шулай ярдәм итәргә тырышты, кемдер акча бирсә, кемдер хезмәте белән түләде», - ди Алан-Елга авылында яшәүче Хәмит Хәернасов. Авылдашлары зират коймасын яңарту өчен акча җыюны нәкъ менә аңа ышанып тапшырган. Хәмит абый эшне төгәл башкара, халыктан ничә сум тупланганы да, күпме материал алынганы да махсус журналга теркәлеп бара, бер тиен дә эзсез югалмый.

Башланган эш-беткән эш, дисәләр дә, бүгенгә Алан-Елга авылындагы зират рәшәткәләренең өчтән бере генә яңартылган, төгәлләр өчен шактый түгәрәк сумма кирәк әле. Шуңа күрә, акчалата ярдәм җыю хәзер дә дәвам итә. Райондашлар, авыл халкы, читтә яшәүче якташлар арасында  изге эшкә өлеш кертергә, яисә тагын да күбрәк ярдәм итәргә теләп уйлап-фикерләп йөрүчеләр бардыр. Киләсе елда авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасының да бер өлеше зират коймаларын яңартуга тотылса, яхшы ният, һичшиксез, тормышка ашар. Халык күңелендәге изгелекне чагылдыручы көзгеләрнең берсе бит ул ахирәт йорты.

Ләйсән Хисмәтова

Фото: autstok.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев