Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ялварып килсә дә, ирем миңа хәзер кирәк түгел

Ирем белән унбиш ел гөрләтеп яшәдек. Ул гармунда уйный, мин җырлыйм. Мәҗлесләрдә безнең урын гел түрдә иде. “Бигрәк матур пар сез”, – дип кызыгучылар да булды. Мин үземне бәхетле хис итә идем.

Ирем дә әйбәт: аракы эчми, эшли, балаларны ярата. Безнең завод таркалгач, мине эштән чыгардылар. Эш эзләү башланды, ләкин кырыктан узган хатынны беркайда да биш куллап көтеп тормыйлар икән. Шулай итеп, мин өйдә генә утыручы халатлы хуҗабикәгә әйләндем. Өйдә генә утыргач, үземне карау онытылгач, картайганымны сизми дә калганмын. Нишләптер минем моңа исем китмәде, чөнки ирем мине бу килеш тә ярата дип уйлый идем. Ләкин ялгышканмын икән. Урам тулы чибәр хатыннар бит. Ирем үзенә сөяркә тапты, ә көннәрдән бер көнне битемә бәреп: “Мин аның янына китәм, мондый убырлы белән яшәмим”, – дип белдерде. Менә сиңа мәхәббәт! Менә сиңа матур пар! “Ярар, бәхетле бул!” – дидем. Яшисем килмәсә дә үземдә бу авырлыкларга түзәргә көч табарга, кеше күз алдында булса да үземне “кулда тотарга” тырыштым.

Миңа бер дустым тамада булып эшләп карарга киңәш итте. “Кыяфәтең бар, тавышың менә дигән, кеше белән аралаша беләсең!” – диде. Булса – булыр, булмаса – юк дип тәвәккәлләдем. Бер танышымның юбилеенда акчасыз гына мәҗлесне алып бардым. Бик яхшы килеп чыкты. Миндә ниндидер “канатлар” үсеп чыккандай булды. Шулай итеп, мин тамадалыкка кереп киттем. Кулга акча керә башлады, фатирымда ремонт ясаттым, “зур кешеләр” арасына кердем. Хәзер минем ике балам да урнашкан, бер нәрсәгә дә мохтаҗлыгым юк. Ә иң мөһиме – мин яшәрдем, чибәрләндем. Миңа хәзер хәтта яшь егетләр дә карый. Дусларым күп, таныш “нәчәлникләр” дә бар. Берәр проблема туса, шунда ук хәл итәргә булышалар. Элекке ирем очратса, мине танымаячак. Ялварып килсә дә, ул миңа хәзер кирәк түгел. Аның әйткән сүзләрен үзенә үк әйтер идем.

Сәрия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев