Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ихтирамга лаек гаилә

Безнең Калатау авылында уңган булган, ихтирамга лаеклы Данил абый Галләмов гаиләсе яши. Андыйлар турында юкка гына, авылның тоткасы, димиләр.

Чын җир кешесе ул. Тормыш иптәше Фәнзилә белән ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр. Өчесе дә югары белем алдылар. Балалары үзләре кебек итагатьлеләр, тәртиплеләр, ярдәмчелләр. Хәзер инде Данил абый белән Фәнзилә яраткан оныкларының әби-бабалары да. Күп еллардан бирле бригадир булып эшләүче шигъри җанлы Данил абыйны авылның “старостасы” да дияр идем. Ул авылдагы бөтен вакыйгадан хәбәрдар. Йомыш белән мөрәҗәгать итүчеләргә кулыннан килгәнчә булышырга тырыша. Фәнзиләсе фермада бозаулар карый, дини йолаларны да җиренә җиткереп үти. Ике кызы белән ураза тоталар, намаз укыйлар. Галләмовларга укыган догалары кабул, тоткан уразалары саваплы, табыннары һәрчак шулай түгәрәк булсын диясем килә. Балаларының, үсеп килүче оныкларының игелекләрен күреп, гел шулай матур яшәсеннәр дигән теләктә калам.

Илсөяр Шакирова.

Йосыф-Алан авылы.

Фото: https://pixabay.com | PublicDomainPictures

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев