Исемнәре нигә икәү?
Соңгы вакытта район газетасында авылар тарихы турында язмалар бирелә.
Гыйнвар аенда “Исәнме, Тенеки бабай!” исемле мәкалә чыккан иде. Аның авторы ни өчен бер исемдәге авыллар күп һәм ни өчен аларның икенче төрле аталышлары (Борынча-Сатыш, Ташлы елга-Мәртен, Саба-Туктар һ.б.) бар дигән сорау куйган. Без, тормыш иптәшем Альберт Баһавиев белән “Сатыш: гасырлар аша-2” хезмәтен язган кешеләр буларак, бу сорауга җавап бирә алам дип уйлыйм. Без күп авылларның архив документларын өйрәндек. Нәтиҗәдә моңарчы билгеле булмаган әйберләр ачыкланды һәм язылды. Китапка кергән 1678 елдан 1858 елга кадәр җан исәбе алу документларындагы исемлекләр ярдәмендә авылның башланган чорында яшәгән Сатыш бабайның шәҗәрәсе төзелде һәм 1678 елгы документ авылның яшен дә фаразламыйча гына билгеләргә мөмкинлек бирде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: китапка Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтыннан рецензия алынды һәм фәнни хезмәтләр исемлегенә кертерлек дип бәяләнде. Мәкаләдәге сорауга җавап безнең китапта тәфсилләп язылган иде. Хәзер кыскача аңлатып үтәм.
Җан исәбе алучылар үзләренә бирелгән күрсәтмәләрне үтәү өчен авылларга чыгып киткәннәр. Үзләре белән исәп алу китабын да йөрткәннәр. Китапка бик күп авыллар кергән. Әгәр дә китапта бу авыл булмаса, яңа җан исәбе алу китабына яңа оешкан авылга кайдан күчеп килгән булсалар, шул авыл исемен язганнар. Ә гадәттә халык телендә авыл беренче килгән кеше, я булмаса җир хуҗасы исеме белән йөртелә башлаган. Шулай итеп китапта (документта) бер исем, ә халык телендә икенче исем йөргән. Тора-бара икенче исем дә документка кереп киткән. Алга таба баштагы исем юкка чыккан. Икенче исем документка кереп киткән дигәннән, Сатыш 1858 елгы документта “Бурунце Сатышево тож” дип язылган. 1764 елгы җан исәбе алу документларында башка авылларның да хәзерге исемнәре күренә. Барлык авылларда да бу тәртип сакланган дип булмый, исемнәре үзгәрмәгән авыллар да бар. Авылларга исем бирү тәртибенең берсе шушы.
Әлбәттә, ниндидер сәбәпләр аркасында бушап калган авыллар да булган. Алар урынында оешкан авылларга исем икенче төрлерәк бирелгән. Әлеге дә баягы җан исәбе алучы авылга килгәч, алдагы ревизия китабын ача. Ә анда бу авылның элекке исеме янында “пуста” (буш) дип язылган булырга мөмкин. “Пуста” дип ул ревизия саен китаптан китапка күчерелеп килгән була, мәсәлән, “Маметово пустошь”. Яңадан бу авылга кешеләр килеп утыргач та, документта шушы исем калган. Менә шуннан килеп чыга инде бу авыл Казан ханлыгы чорында ук булган дию. Ә фактта аның Казан ханлыгы чорыннан исеме генә калган була. Әле анысы да икенче исем белән атала башлап, безнең көннәргә яңа исем белән килеп җитә. Шуңа күрә документларда авыл исеме янындагы сүзләргә игътибар итик. Авыл исеме янындагы “пустошь” сүзе ул Казан ханлыгы чорында ук булган дияргә ирек бирми, чөнки арада бушлык бар.
Чынлыкта Арча юлы авыллары Казан ханлыгы басып алынгач барлыкка килмәгән, киресенчә, юкка чыгарылганнар. Ләкин алар соңрак тагын барлыкка килә башлыйлар. Бу мин өйрәнгән документлардан да күренә. Ш.Мәрҗәни институтыннан алынган рецензиядә дә 1650 елларда бу якларга массакүләм күченү булганлыгы әйтелгән. Бу мәкалә туган якны әйрәнүчеләргә ярдәм итәр дип уйлыйм. Минем фикерләрем ялгыш дип санасагыз, элемтәгә керә аласыз (тел:89393378664). Бәхәсләшик, тарих бәхәссез булмый.
Рүзилә Гайнетдинова.
Сатыш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев