Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Изге гамәл иңнән тотмый ул

Безгә язалар

Үзләре кулланган көнкүреш әйберләрен, төрле җиһазларны саклау  күпләребезгә  хас  күренеш. Чыгарып ташламыйлар, ата-бабаларының  төсе итеп тоталар. Шагыйрь әйтмешли, халык  ватык  чүлмәген дә  казыкка элеп куя. Тормыш бит. Кирәге чыгуы да бар. Йортындагы буш бүлмәсен  яки каралты-кураны музейга әйләндерүчеләр дә  шактый. Байлар Сабасында  яшәүче булдыклы Васил Гыйлаҗиев та шундыйларның берсе. Ул үзенең   күптәнге  хыялын тормышка  ашырган.  Сарайдагы бер  бүлмәне обойлап,  кунак өе  ясап, искитмәле музей булдырган. Һәрбер эскпонатны  номерлаган,  паспорты   язылган.

   Шушы көннәрдә безне, “Өлкәннәр” клубына йөрүчеләрне, Көек клубы бинасындагы музейга  алып  бардылар. Искитмәле. Кешегә читенсенми күрсәтерлек. Музейны оештыру нинди мәшәкатьләр,  кичерешләр белән  барганын Рөстәм Фәйзетдинов  үзе генә бе­ләдер. Бу  эшкә  алынган инсанга зур белем, түземлелек, кешеләр белән ипле, матур  мөгамәләдә  сөйләшә белү кирәк. Музейда элекке эш кораллары, патефон кебек  экспонатлар, элек көндәлек тормышта кулланылган әйберләр – барысы да бар. Аңлаган  кешегә яшь буынны әби-бабаларының үткәндәге тормышы белән таныштыручы менә дигән почмак. Моны  районның туризм маршрутына  да  кертергә  кирәктер. Музей  булдыру   уе белән  янучы бу  эшнең  фанаты булырга тиеш.  Рөстәмгә үз  кесәсеннән дә хәйран акча чыгарырга туры килгән. Хәләле дә рәхмәт әйтмәгәндер. Халыкка бушлай хезмәт күрсәтү – ватанпәрвәрлек  ул. Кылган гамәлләрегез чиксез тәрбия  чыганагы. Сез халыкка  кирәк.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев