Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Караколда туган тел бәйрәме

Кыргызстанның Иссык Күл өлкәсенең Каракол шәһәрендә туган тел һәм халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр. Чарада олылар белән бергә шәһәрдә яшәүче этник төркемнәр балалары да актив катнашты. Бәйрәм өч этапта узды. Иң элек мәктәпләрдә “Туган телем – үз йолдызым” темасына ачык дәресләр үткәрелде. Икенче этапта туган тел турындагы китаплардан, плакатлардан, буклетлардан күргәзмә, “Туган телдә сөйлибез һәм җырлыйбыз” дип исемләнгән видеосюжетлар тәкъдим ителде.

Соңыннан туган тел культурасына багышланган фәнни-практик семинар-конференция булды. Балалар зур энтузиазм белән шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, милләтләренең традицияләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында рефератлар белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм чын мәгънәсендә үз максатына иреште.

Хәлим Шакиров, “Татулык” җәмгыяте рәисе урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев