Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Күршебездә артист яши

Авылыбызның талантлы кешеләргә бай икәнен белә идем инде. Шуларның берсе күршебездә генә яши икән бит, ләбаса. Танылган кеше булуында бәлки авы­лыбызның да өлеше зурдыр? Сүзем Чаллы драма театры­ның атказанган артисты, минем якташым – Илфат Әскәров турында. Шундый зур талант иясен якыннанрак белү өчен үзе белән әңгәмә корырга булдым.

– Илфат абый, тормышыгызны театр сәнгате белән бәйләргә дигән хыялыгыз бар идеме? Театр юлына кереп китү ничек булды?

– Илзия, авыл баласында балачактан ук артист булырга дигән хыял булмагандыр. Без бит инде ул вакытта совет балалары, коммунизм төзергә хыялланган вакытлар. Мин дә бөтен малайлар шикелле космонавт булырга хыяллана идем. Укытучыбыз Суфия апа яздырган иншаларда да “Зәңгәр күкләрдә очасым килә...” дип яза идем.

– Сәхнә белән мавыгуыгыз ничә яшьтә башланды һәм иң беренче уйнаган ролегез нинди иде?

– Театр сәнгатенә кереп китү кечкенәдән башлангандыр инде. Мәктәп ел­ларында әкрен-әкрен генә спектакльләрдә катнашып, беренче урыннар ала башлагач, күңел үсеп китте. Бала-чагага күп кирәкме инде? Ә иң беренче ролем – студент елла­рында уйнаган “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектаклендә Амур роле.

–Бу юнәлешне сайла­ган­га әти-әниегез каршы кил­мә­деме?

– Юк, безнең өйдә балаларга каршы килү дигән әйбер юк иде.

–Илфат абый, сез «Та­тарс­та­нның атказанган артис­ты» исемен алдыгыз. Әлеге истәлекле көнегез хакында да әйтеп үтсәгез иде.

–Татарстанның атказанган артисты исеменә 2012 елда лаек булдым. Бу, әлбәттә, артист өчен зур дәрәҗә. Хисләрне әйтеп бетерерлек түгел. 25 елга якын эшләү дәверендә 100гә якын образ иҗат итеп, мәдәният-сәнгатьтә хезмәт итү нәти­җәсе бу. Әлбәттә, куйган хезмәтеңне күрүләре, тырышлыгыңны бәяләүләре тагын да рухланып иҗат итәргә көч-дәрт өсти. Иң куанычлысы, бу исем әти-әни исән вакыт­та бирелде. Бу аларга да зур горурлык булды, билгеле. Гомумән, авылыбыз өчен дә, үзенә күрә, зур дәрәҗәле исем дип уйлыйм.

–Г.Камал театрында эш­ләү теләгегез юкмы?

– Кемнең генә академия театрында эшлисе килмәсен икән. Ләкин мин, Аллага шөкер, Чаллы театрында ел саен диярлек 2-3 образ иҗат итеп, баш рольләр башкарам. Безнең театрда эшләгәнемә үкенәм дип әйтә алмыйм. Чаллыда да бик әйбәт театр булып эшләп киләбез.

–Улыгыз Аяз сезнең юлны сайласа, нишләр идегез?

– Чыннан да, аның инде 1нче, 2нче дәрәҗәдәге 7-8 дипломы бар. Алар һәрберсе дә шигырь сөй­ләү конкурс­ларында, шәһәркүләм фес­тиваль­ләрдә катнашып алынган. Ул, миңа калса, безне уздыра да башлады бугай инде. Мин дә шигырь сөйләргә яратам, улым инде радиоларда да чыгыш ясый башлады. Бер генә конкурстан да калганы юк, кайберләрен без белми дә калабыз. Әгәр бу юнәлешне сайласа, сөенәм, әлбәттә. Нишлисең, бала әти-әнисенә охшап туадыр инде ул.

–Тормышта һәркемгә азрак артист булырга кирәк, диләр...

– Бу тормышта без бө­те­небез дә артистлар, ләкин рольләр генә төрле-төрле. Мәсәлән, синең Әминә әбиең – авылыбызның ак әбие ролендә. Шулай ук тискәре образлар да бар. Һәркем тормышында үз ролен үзе сайлый.

–Театр сәнгате элек-элек­тән халыкны агарту чарасы буларак яшәп килгән. Халыкны мәдәниятле, гыйлемле итүдә бүген театр сәнгатенең роле нинди?

Кеше иртә белән торгач та көзгегә карый. Ул анда үзен күрә. Театрга килгәч тә шулай. Без башкарган образлар аша тамашачы үзен күреп, булган кимчелекләрен бетереп, яхшырак якларны күреп өстәсә – театрның роле шунда күренә. Сәхнәдәге тискәре күренешләрдән гыйбрәт алу, нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнлеген аеру – театрның бүген һәм киләчәктә дә тәр­бияви көче шул булачак.

Әңгәмәдәш – Илзия Гафиятова, Олы Кибәче урта мәктәбенең XI сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев