Оҗмах билетлары бушлай бирелә
Уйланырга урын бар
Бу тормышта нишләсәң дә, кесәңдә акчаң булуы кирәк. Бушлай тычкан тәбесендә генә була. Ризыкланабыз, киенәбез, техникада йөрибез, күңел ачабыз – барысы да түләүле. Хәтта бер дә барасы килми торган җир – җәһәннәмгә керү өчен дә акча исраф итәбез икән. Чөнки исерткеч эчемлекләр, наркотиклар – берсе дә бушка түгел. Чамасызга китсә, ыштансыз калуың да бар. Әлбәттә, хәләл булмаган эшләрнең сәбәпләре күп төрле. Һәркем үзенекен яхшы белә һәм ниндидер киңәш бирү файдасыз гамәл.
Ә менә барыбыз да барасы килгән җир – оҗмахка керү билеты бушка бит, җәмәгать. Бишвакыт намазыңны калдырмыйча укы – бернинди исраф юк. Газиз әти-әниеңә, туганнарыңа хәер-догада булу өчен дә акча кирәк түгел. Аллаһы тәгаләгә зекер итү – догада булу – шулай ук бушлай. Кыскасы, уйланырга урын бар һәм дөрес юлдан баручылар да шактый. Әйтик, мәчеткә җомга намазына йөрүчеләрнең зур күпчелеге яшьләр. Аларның хөрмәт күрсәтеп, һәрбарчабыз белән ике куллап исәнләшеп-күрешеп йөрүләре йөрәккә сары май булып ята. Җомга намазын мәчеттә уку – фарыз гамәл. Шуннан соң өйгә кайтырга юлга чыккач, үзеңне сафланган догалы кеше итеп тоеп, зур канәгатьләнү кичерәсең. Ә хәрәм гамәлләргә (моңа, әлбәттә, ришвәт тә керә) күп акчалар тотып кылган гөнаһлар өчен әле теге дөньяга китеп барганчы ук үкенергә туры килүең ихтимал. Тормыш чынбарлыгы шуны күрсәтә.
Туган авылым Чулпычка кайтып алган олы куанычымны да языйм әле. Зыярәт кылгач, өйлә намазына ашыктым. Авылның хөрмәтле имамы Мәҗит хаҗи хәзрәт авырып киткән. Намазны кем укыр, дигән уй башка кереп тә җитми дә калды. Мәктәпнең VII сыйныф укучысы Самат Мөбарәков килеп, бөтен шартын китереп өйлә намазын үтәүне тәэмин итте. Афәрин, Самат. Авылыбызның ышанычлы өмете икән бит син! Шушы изге гамәлләрне күреп торгач, ураза, корбан гаетләрендә улларым-оныкларым белән катнашырга тырышабыз. Раббым, боларның барысын да дәвамлы итә күр, дип дога да калабыз.
Мәгъдәнур Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев