Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Саба егетләре - хәрби хезмәттә

Туган илне, Ватанны саклау – һәр ир-егетнен изге бурычы. Шуңа да армия сафларына барам дип ашкынып торучы, контракт нигезендә хезмәт итүче егетләр байтак алар. Күптән түгел миңа шундый егетләрнең берсе – Оренбург өлкәсендәге хәрби частьта взвод командиры, өлкән лейтенант Айдар Айрат улы Гобәйдуллин белән очрашып сөйләшергә туры килде. Аннан зарлану сүзе ишетмәдем. Киресенчә, Айдар миңа контракт нигезендә хезмәтнең өстенлекләре турында сөйләде.

Үзләренең частенда хәрби бурычын үтәүче Саба егетләрен мактады. “Контракт буенча хезмәт ике елга сузылса да, аның өстенлекле яклары күп. Беренчедән, егетләр килешү төзеп үзләренә хезмәт хакы эшлиләр. Айлык хезмәт хакы (27-32 мең сум) аларның картасына күчеп бара. Шуның өстенә дәрәҗәгә карап бер тапкыр яңа урынга бару акчасы (подъемный) түләнә, матди ярдәм күрсәтелә. Болардан тыш класслылык өчен, сер итеп сакланган эшләр белән шөгыльләнүчеләргә, разведка подразделениесендәгеләргә, машина йөртүчеләргә, физик әзерлеккә өстәмә түләү дә каралган. Өч тапкыр бушка ашау, солдатлар тулай торагында яшәү. Ел саен отпуск бирелә һәм ул ким дигәндә 37 көнгә сузыла. Хәзер солдатлар шимбә көнендә дә ял итәләр, төшке аш вакыты ике сәгатькә сузыла”,– дип аңлатты Айдар Гобәйдуллин.

Кызыктыра торган икән конт­ракт буенча хезмәт. Мондый шартларда ике ел да 12 ай кебек сизелми үтеп китәдер. Тоцскида Байлар Сабасыннан 2019 елдан алып өч егет – Азат Габдуллин (фотода), Фердинат Каюмов, Расим Хазиев хезмәт итә икән. Узган ел алар сафына Алмаз Латыйпов, Альмир Әхәтов, Самат Миңнемуллин (тумышы белән Кукмарадан) һәм Илназ Кашапов да килеп кушылган. Алтысы Саба аграр көллиятен тәмамлаган -егетләр. “Егетләрнең тәртипләре әйбәт, физик әзерлекләре дә югары. Бу яктан алар үзләре белем алган көллияткә рәхмәтле. Егетләрнең әти-әниләренә дә рәхмәтемне әйтәсем килә. Ике ел ул хәзер уза. Уйлап карасаң, өстенлекле яклары күбрәк бит. Бер ел эчендә ким дигәндә 800 меңгә кадәр акча эшләргә була. Контрактчыларга хәрби хезмәттән кайткач эшкә урнашуы да җиңелрәк. Аларны бик теләп полициягә, МЧСка, росгвардиягә, юстициягә һәм башка органнарга эшкә алалар. Ике ел килешү срогы хезмәт стажына да керә”,– дип өстәде Айдар Гобәйдуллин.

Контракт хезмәте егет­ләрдән тормышның барлык сынауларына әзер ир кеше ясый. Тәртипле, дисциплиналы итә. Алар вакытларын бушка әрәм итми, һәр сәгатьне үзенә файдалы итеп эшкә җигә белергә өйрәнә. Әнә Саба егете Азат Габдуллин 37 көнлек ялга кайткач та, үзенә эш тапкан, түләүле хезмәттә булган. Әмма егеткә солдат хезмәте күбрәк ошаган. Шуңа да Азат быел контракт срогы тулгач, аны кабаттан озайтырга җыена. Командирларының әйтүенчә, Расим Хаҗиев та шундый фикердә тора икән. Гомумән, армия яшенә җитеп килүче уллары булган ата-аналарга сайлау мөмкинлеге бар. Еллар тыныч, илләребез имин генә булсын.

Гүзәлия Ганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев