ТАРАЛУЫНА ЮЛ КУЙМАСЛАР
Сугышка кадәр безнең Чулпыч авылында 80 хуҗалык булып 400дән артык кеше яшәгән. Аннары халык саны кими башлый. Күп ир-егетләр яу кырында ятып кала.
Узган гасырның 70нче еллар башында Чулпычта халык саны 160 артмый. 2000 елда тагын ике тапкыр кими. Туган авылымның таралып килүенә бик борчыла идем. Хәзер уңай үзгәрешләрне күреп күңелем бераз тынычланып килә. Яшьләр гаилә корып, йортлар салып, урамдагы буш урыннарны җанландыра башладылар. Иң яхшысы – асфальт юл бар. Авылыңа елның теләсә кайсы фасылында машина белән капка төбенә кадәр кайтып керә алсаң, яшәргә дә, эшләргә дә була. Чулпычтан ерак түгел терлекчелек комплексы төзелеп килүе киләчәккә ышанычны тагын да ныгыта. Шуңа күрә яшьләр авылының таралуына юл куймаслар дип уйлыйм. Гаиләңне яшәтерлек эшне якыннан гына таба алганда, тормышларын авыл белән бәйләүчеләр күбәер әле.
Читтә гомер итүче өлкән яшьтәге авылдашларыма да әйтер сүзем бар: картайдык дип туып-үскән якларга эзне суытмыйк. Уфтанмыйк, кайтып йөрик. Ул-кызларыбыз, оныкларыбыз, аларның балалары тыныч-мул тормышта бәхетле яшәсеннәр иде дип телик.
Мәгъдәнур Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев