ТЕЛСЕЗЛЕК - КИРТӘ ТҮГЕЛ
Кешеләрнең төрлесе була. Мин, район үзәгеннән мәктәп тәмамлап килгән 17 яшьлек кыз, бер ел эчендә аларның яхшысын да, яманын да күрдем. Бигрәк тә, халыкның иң күп йөри торган сәүдә үзәгенең бер кибетенә урнашкач, көненә меңәр кеше белән аралашырга туры килде. Вакыт- вакыт, аралашып, танышып та китәсен инде. Кайбер кешеләр үз итеп, матур сөйләшәләр, киткәндә, рәхмәтләр укый-укый, дусларча саубуллашалар.
Беркөнне кибеткә бик матур гаилә керде. Киң җилкәле, озын буйлы ир, янында бәби арбасы белән бик ягымлы, яшь кенә хатын-кыз. Сокланып, ак көнләшү белән көнләшеп, карап торабыз инде кызлар белән бу өчәүгә. Кием эзлиләр болар. Озак та үтми, гаилә башы кулларын болгый-болгый, хатынын үзе янына чакыра. "Ник сүз белән матур итеп дәшеп булмыймы икән соң инде?"– дип эчтән генә рәнҗеп куйдым. Аннары аңладым: болар телсезләр телендә аралаша икән бит! Менә нигә ул миңа сүз белән дәшмәде. Янында торган хатыны миннән нидер сорап, дәште. Аңа булышкан вакыттан, сүз ничектер үзеннән үзе ялганып китте. Сөйләшүгә сусагангадырмы, ул миңа ире белән ничек танышкан-кавышканы турында сөйләде. Ул вакытта студент кыз Алия укудан соң Горький исемендәге ял паркына килә торган булган. Көннәрдән беркөнне лекцияләрен укып утырганда, аның игътибарын чибәр генә бер егет җәлеп иткән. Папкасыннан ниндидер кәгазь асфальтка төшеп киткәч, кыз егеткә булышырга тели. Ләкин егет, берни ишетмәгәндәй, үз юлын дәвам итә. Бераз аптырап калган Алия кәгазьне алып, егетне куып җитә һәм кәгазьне бирә. Егет, бер сүз дәшми, бер биткә нидер язып, аңа суза. “Рәхмәт бик зур. Мин чукрак-телсез шул. Берни ишетмим" дигән язуны күреп кыз шакката. Шуннан алар язышып, күрешеп йөри башлыйлар. Алиягә бу егет көннән-көнгә күбрәк ошый. Озак та үтми, Алия телсезләр телендә аралашырга өйрәнә. Аннары, университетны тәмамлагач, әти-әниләре каршы булуга карамастан, яшьләр өйләнешәләр.
– Әйе, авырлыклар булды, – дип куйды Алия. – Әти-әнием мине аңламадылар. Дусларым да, балаларыгыз да чукрак-телсез туса, нишләрсен, дип куркыттылар. Беркемне дә тыңламадым, үземнекендә тордым. Ул бит шундый сизгер, гадел, намуслы. Андый чиста кешене минем әле күргәнем булмады. Тел дә киртә түгел безгә. Өйрәндем, бик җиңел аралашыбыз. Балабыз да, Аллага шөкер, сау-сәламәт туды. Бер-беребезне яратып яшибез." , – дип елмайды ул.
Нурия Нургалиева.
КДУ студенты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев