Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тормыш теоремасы исбатланган

Күренекле шагыйрь Әнгам Атнабаевның: “Җиңел килгән бәхет бәхет түгел, эзләп тапкан бәхет кадерле» – дигән юллары бар. Чынбарлыкта да бу шулай. Тормышта тырыш хезмәт аша бәхеткә ирешкәннәр бик күп. Бу язмам да шуларның берсе - Сатыш урта мәктәбенең югары категорияле математика укытучысы Рәзилә Госман кызы Гыйльманова турында.

Кешенең гомер юлын барлаганда үзеннән-үзе чишмә башы булган балачагына юл тотасың. Рәзилә Сатыш авылында күп балалы колхозчылар гаиләсендә туган. Әтиләре Госман ага – алдынгы механизатор, әниләре Тәнзилә ханым – сыер савучы. Рәзилә – гаиләдә иң өлкән бала. Госман ага туганының язмыш кочагына калдырылган 5 яшьлек кызын да үз гаиләсенә сыендыра, Рәзилә Әлфинур апалы да булып куя. Рәзиләдән соң Рушан, Рәмзия, Рузия, Рифнур дөньяга килә. Әти-әнисе балаларга таләпчән булу белән бергә, күңел җылысын да мулдан өләшә. Балаларның алтысы да бертигез үрнәктә, игътибарда үсә. Әниләре Тәнзилә апа: “Минем өчен иң зур бәйрәм – 1 сентябрь, балаларым күп булгангадыр инде,”– дип әйтергә ярата. Кызганыч, әни кешене аяусыз авыру 60 яшендә дөньядан алып китә. Августның соңгы көнендә вафат булган, “Балаларым кала!” дип өзгәләнгән ананы, васыяте буенча 1 сентябрьдә җирлиләр...

 Әлеге балалар бик ярдәм­чел, хезмәт сөючән, тырыш булып үсеп җитәләр дә, төрле тарафларга белем алырга юл тоталар. Рәзилә укытучы булу теләге белән 1981 елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Авырлыкларны җиңәргә өйрәнгән кызны Шәмәрдән-Саба-Сатыш арасындагы юл газаплары да, уку авырлыгы да куркытмый, 4 елдан тирән белемле, эшкә дәрте ташып торган башлангыч сыйныфлар укытучысы булып туган ягына әйләнеп кайта һәм Теләче районы Олы Мишә урта мәктәбендә хезмәт юлын башлый. Шул ук вакытта читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый, математика укытучысы булып хезмәт юлын дәвам итә. Апалары үрнәгендә сеңелләре Рәмзия белән Рузия дә укытучы һөнәрен сайлый.

Рәзилә Госмановна инде 36 ел яраткан хезмәтендә. Ул – эшен намус белән башкаручы, гадел, җаваплы, бөтен күңеле белән хезмәткә бирелгән укытучы. Укытучының тырыш хезмәт нәтиҗәләрен укучыларының фән олимпиадаларында ел саен яулаган җиңүләре, призлы урыннары, Бердәм дәүләт имтиханнарындагы югары баллары, һөнәри бәйгеләрдә җиңүләре, “Безнең иң яхшы укытучы” гранты иясе булу, район мәгариф бүлегенең, Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары дәлилли. Районда гына тугел, республикада да яхшы беләләр үзен. Авыл мәктәбендә белем алып математика фәненнән БДИда иң югары баллар җыючы укучылар әзерләгән укытучы Рәзилә Госмановна янына республикабыз районнарының мәгариф булекләре җитәкчеләре семинарларга тәҗрибә өйрәнергә киләләр, район, мәктәп методик берләшмәләрендә дә остаз буларак даими чыгыш ясый ул .

Яхшы укытучы, әни, хатын-кыз вазыйфаларын бергә алып баруның кыенлыкларын үзе мөгаллимә булып эшләгәннәр яхшы аңлар. Янәшәсендә үзе кебек тырыш, ышанычлы терәге булу Рәзилә ханымга барлык авырлыкларны җиңәргә, сикәлтәле тормыш юлларыннан сыгылмыйча үтәргә, бәхеткә ирешергә ярдәм итә. Авылдашы, уңган-булган егет Илһам күреп ала Рәзиләне. Беренче очрашулары да бик кызык була. Басудан икмәк ташучы егет, әтисе Госман абый янында каникулда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүче, битләре тузанланып беткән, шат күңелле, үткен карашлы кызга бик тиз күз сала. Илһам абый әти-әнисе вакытсыз дөньядан киткәннән соң төп нигездә ялгыз калгач, яшьләр матур гаилә коралар. Илһам абый да төшеп калганнардан түгел: җитмеш төрле һөнәр иясе, Сатыш “Мичурины”, заманында бакчасында дәлиянең генә дә бик күп төрен үстергән кеше! Үзенең гомер бәйрәмендә: “Мин бүгенге бәхетле тормышым өчен, Рәзиләмә чиксез рәхмәтлемен. Ул беркайчан да тормыш авырлыкларына бирешеп, күз яшенә ирек куймады. Бик тырыш, нәрсәгә тотынса, шуны башкарып чыкты, бик тәвәккәл булды,”– диде. Бу урында башка сүзләр артык та. Төп нигезгә ике тырыш, булдык­лы зат иңгә-иң куеп таш пулат торгызып куйганнар, агачлар утыртылган, иманлы балалар үстерелгән...

Олы кызлары Айзирәк Казан дәүләт медицина университетында белем алып, Саба үзәк хастаханәсендә учас­ток балалар табибәсе булып эшли. Хезмәтен намус белән башкарган, сабыйларның әти-әниләренең ышанычын яулаган белгечне эшендә бик хөрмәт итәләр. Тормыш иптәше Рәдиф белән ике бала үстерәләр. Икенче кызлары Айсылу да, апасы юлыннан китеп, Казан дәүләт медицина университетында педиатрия белгечлеге буенча югары белем алганнан соң Казанда балалар табибы булып эшли. Алар тормыш иптәше Халит белән бер ул үстерәләр, күпләргә үрнәк, динебез кануннары буенча яшәүче гаилә. Уллары Илнур КФУда белем алып, Казан шәһәренең дәрәҗәле бер оешмасында хезмәт юлын башлады. Үзләре үрнәгендә тырыш, максатчан, хезмәт сөючән булып үскән балалар әти-әни­ләренең чын мәгънәсендә горурлыгы, ышанычы, таянычы.

Мәктәптә ничә буын балаларга математика серләрен төшендергән, теоремалар исбатлаткан Рәзилә Госман кызы 5 февральне гомер йомгагы аңа ике “бишле” куйган – 55 яшь тулган көн буларак каршылый. Аның яраткан сүзе бар: ”Мин тәүлекнең 24 сәгатендә дә үземә шөгыль табам, кеше эшләп яшәргә тиеш!” Алар Илһам абый белән гаиләләре өчен дә тормыш теоремасы булдырганнар: ”Бәхеткә юл – тырышлык аша!”. Теорема балалар тарафыннан исбатланган, оныклар да үзләштерер, иншә Аллаһ!

Флүзә Әскәрова, Казаклар авылы,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев