Туган телгә багышланган гомер
Укытучы, остаз, мөгаллим... Бу сүзләрне ишетүгә һәркемнең күз алдына, мөгаен, илаһи көчкә ия, эчкерсез карашлы, бар күңелен балаларга багышлаган изге җанлы мөгаллимнәр килеп басадыр. Әйе, әти- әниең кебек үк, балалар күңелен бары тик укытучы гына аңлый ала. Әнә шундый киң күңелле, олы җанлы мөгаллимә Вәсилә Хәмит кызы Мифтахова үзенең 35ел гомерен Эзмә урта мәктәбендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый.
Нәни чактан ук укытучыбыз җитезлеге, сәнгатьле сөйләме белән башкалардан аерылып тора. Мәктәптә уку дәверендә ул үзен бары тик үрнәк яктан гына күрсәтә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ишле гаиләдә үскән кыз әти- әнисенә авырлык китермәс өчен эшләп укырга уйлый. Шәһәрдә 1 ел хезмәт куйганнан соң, укытучы булу теләген тормышка ашырып, институтка укырга керә.
Югары уку йортын уңышлы тәмамлаган кыз хезмәт юлын Шекше урта мәктәбендә башлый. Беренче чыныгуны ул үзенең туган мәктәбендә алганнан соң, Өтернәс авылына Рамил абыйга тормышка чыга. 1987 елда хезмәт юлын Эзмә урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып дәвам итә. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән мөгаллимә шушы вакыт эчендә күпме укучыны үзебезнең саф ана телебездә матур итеп аралашырга, туган телебезгә хөрмәт белән карарга өйрәтте, укучылар күңеленә шәфкатьлелек орлыклары салды. Һәр туар таңга сөенеп, балаларга ныклы белем, тыныч күк йөзе теләп, көн саен мәктәп сукмагыннан заман белән бергә атлаучы Вәсилә Хәмитовнаны укыткан укучылары чын күңелдән хөрмәт итәләр. Инде мәктәпне күптән тәмамлаган укучылары үзләре күптән әти-әни булсалар да, бәйрәмнәрдә чәчәк бәйләмнәре тотып, укытучыларын котларга килүләре моның ачык мисалы булып тора.
Мөгаллимәнең һәр көне яңа максатлар белән тулган. Аның йөзендә һәрчак самимилек, гадилек чалымнары. Бала тәрбияләү - өзлексез хезмәт. Анда яллар да, каникуллар да булмый. Шунлыктан мөгаллимәлек юлын сайлаган игелекле һөнәр иясенең бурычы – баланың тормыш китабында буш битләр калдырмау, аны изгелек, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек дигән олуг кыйммәтләр белән баету. Тәҗрибәле мөгаллимәбез намуслы, ярдәмчел булуы белән хезмәттәшләре, әти-әниләр арасында олы хөрмәткә һәм ихтирамга лаек. Район, республика күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында укучыларының призлы урыннарны яулавы, һичшиксез, Вәсилә Хәмит кызының тырышлык нәтиҗәсе дип әйтер идем. Тормыш иптәше Рамил абыйның, кызлары Алисә белән Раниянең, кияүләренең, оныкларының олы ышанычы, ныклы терәге ул.
Нәркиз Мифтахова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев