Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Укыту-тәрбия эшендә мәктәп музееның роле

“Музей – кешелек, халык, милләт хәтере генә түгел, ә музейга килүчеләргә педагогик йогынты ясау чарасы да” (В.Старцев “Музей педагогикасы турында”)

Бүгенге көндә мәктәп алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләренә туры китереп, патриотик рухлы һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – төп бурычларның берсе.

Кем соң ул патриот? Патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше. Шулай да туган җирен яратучы, кадерләүче шәхесне ничек тәрбияләргә? Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Димәк, патриотик тәрбия бирү ул бала күңелендә Туган иленә, табигатенә, халкы тарихына, мәдәниятенә мәхәббәт уятуны үз эченә ала.

Укучыларда туган илгә мәхәббәт, халкыбызның истәлекләрен хөрмәт итү, бүгенгесенә ихтирам һәм горурлык хисләре, милли үзаң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәп музейларының роле бик зур. Музейлар туган якның тарихын өйрәнү, якташларыбызның якты истәлекләрен саклап калу, аны буыннан-буынга җиткерү һәм укыту-тәрбия эшендә зур ярдәмлек булып торалар.

Саба районы МБГБУ ”Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп-интернаты” бинасында Хәрби-диңгез флоты музее 2006нчы елдан бирле эшләп килә. Чыгышы белән Саба районы Урта Саба авылы кешесе Марданов Риталий Валентин улы үз инициативасы белән безнең мәктәптә музей ачарга теләк белдерде. Риталий Валентин улы – Татарстан Республикасы Хәрби-диңгез ветераннарының почетлы рәисе, Хезмәт ветераны, 16нчы мотоукчы полкы улы, Татарстан Республикасының атказанган эшлеклесе, старшина, Тын океан флотының морягы, су асты көймәсендә хезмәт иткән якташыбыз.

Биредә хәрби диңгез флоты тарихына багышланган бай материал тупланган.

Әлбәттә, төп һәм бай материал бу бинада 2нче номерлы урта гомуми белем бирүче мәктәп булганда, соңыннан Кадетлар мәктәбе исемен йөрткәндә тупланган. Музейдагы зәвыклы картиналарны һәм башка бик күп экспонатларны Риталий Валентин улы озак еллар җитәкләгән Татарстан Республикасының хәрби-диңгез үзәге (собраниесе) бүләк итте.

Бу җыелган материаллар музей фондына әһәмиятле мәгълүмат булдылар.

Еллар узган саен, фондыбыз тулылана гына бара. Водолаз костюмнары, аяк киемнәре, сувенирлар, битлекләр, вымпеллар, флаглар, значоклар, дембель альбомнары, корабль җиһазлары һәм башка бик күп кызыклы экспонатлар саклана биредә. Алар барысы да диңгез флоты сафларында хезмәт иткән якташларыбызның кадерле истәлекләре. Музейда зур урынны китап итеп эшләнгән ике зур матур стенд алып тора, анда су өсте һәм су асты көймәсендә хезмәт иткән солдатларыбыз турында информация тупланган. Безнең мәктәп музее үзенең эшчәнлеген үз стеналары эчендә генә калдырмый. Музейга бик теләп башка мәктәп укучылары, әти-әниләр, килгән кунаклар керәләр.

Татар халкының фидакарь уллары күп. Туган илебезнең тынычлыгын көрәшләрдә яклаган бабаларыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм хәрби көчләрдә хезмәт куйган якташларыбыз шуның дәлиле булып тора.

Мәктәп музееның төп бурычы – туган якның тарихын, аның кешеләре мисалында, үрнәгендә гуманлы укучы шәхесен формалаштыру. Мәктәп музее – ул мәктәпнең дәвамы, чөнки укучылар музейда тарих, әдәбият, география һәм башка дәресләрдә ишеткәннәре турында фикер йөртүне дәвам итәләр. Мәктәп һәм музей киләсе буында патриотик хисләр тәрбияләүдә бербөтен тәрбия үзәге булып тора. Музейда үткәрелә торган һәр чара зур тәрбияви һәм танып-белү үзенчәлегенә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев