Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Үсмерчакны яшьлек алыштыргач

Дүртенче сыйныфны тәмамлаган җәй. “Илһам Шакиров килә!” дигән хәбәр бар авылны кузгатты. Концертка акча кирәк. Ә безнең әти-әниләр таякка, ягъни хезмәт көненә эшли. Акча юк!...

  Үткән  язмамда  гөнаһсыз балачагымны тасвирлаган  идем. Инде  үсмер  чак ис­тәлекләремне дә  сезнең белән  уртак­лашасым   килә.  Ул  вакытта  без  инде  әниләрнең  кул арасына  керерлек. Җәй эш белән үтә. Мәктәп  ялда,  клуб эшли. Әмма кичләрен анда безгә  керәсе түгел. Укучылар   чөнки.  Клуб  мөдире  Анфиса апа  яшьләр белән  концерт әзерли, театрлар  да  куялар. Безгә аларны бүкәннәр тезеп, тәрәзәдән генә карыйсы. Барыбер  күңелле.  Бер концерт  аеруча истә калган. Дүртенче сыйныфны тәмамлаган җәй. “Илһам Шакиров килә!” дигән хәбәр бар  авылны   кузгатты.  Концертка  акча  кирәк. Ә безнең әти-әниләр таякка,  ягъни хезмәт  көненә  эшли. Акча  юк! Концертка тирә-як  авыллардан да (Сабабаш, Туктар һәм башкалар) киләчәкләр икән.  Ә  клуб  кечкенә.  Шуңа   күрә сәхнәне мәктәп ишегалдындагы каен агачы янында  кордылар. Территориягә  керү капкасы икәү. Икесендә дә билет  саталар.  Безгә киртә башыннан гына  карыйсы. Менә сәхнәгә  Илһам абый  чыкты. Озын буйлы, күпереп торган  кара  бөдрә чәч, ак   күлмәк,  кара костюм-чалбар.  Искиткеч  чибәр. Берничә  җырдан  соң концертны  алып баручы  мәзәк   сөйләде. “Атказанган тел бистәсе  Дамир Нәбиуллин булам” дип таныштырды  ул үзе белән. Бераздан бала-чаганы  да мәктәп  ишегалдына  керттеләр.  Озак  җырлады  Илһам абый,  халыкның аны бер дә җибәрәсе  килмәде. Җыр  сөючеләр тарала башлагач,  микрофон янә телгә килде.”Хөрмәтле тамашачылар! Өйләрегезгә  кайткач, әби-бабайларыгызга, эне-сеңелләрегезгә әйтегез.  Концертны  Дамир Нәбиуллин  алып  барды”,– диде мәзәк  сөйләп  көлдерүче.  Менә шул гомер  буе онытылмады. Кызганыч, Дамир Нәбиуллин гына иртә  вафат булган.

Үсмер чакның тагын бер истәлеге – август  ахырында үткәрелүче “Алма  киче”. Анда  яшь­­ләрне  сайлап  кына  чакыралар. Без, кыз­лар, авылның урта бер җирендә – Нури  абыйлар бакча башында ашъяулыклар җәеп,  ал­ма   көтәбез. Алмагачлы  кешеләр күп  тү­гел. Гай­фи, Нури  абыйларда, Мөсәвәрә апаларда  һәм Түбән очта тагын бер-ике  кешедә.  Егетләр бүленешеп, букчаларын тотып алма  алып  килергә (бер ботакны  да  сындырасы  түгел) китә. Барысы бергә  җыелгач,  гомуми   күчтән итагатьле генә итеп  алма  ашыйбыз. Беребез дә  кеше  бакчасына  кереп, урлашып йөрмәде. Әмма  “Алма  киче”н  көтеп  ала  идек.

Сигездән  соң  мин Арча педучилищесына укырга  кердем.  Сыйныфташларым интернатта торып, Сабада  урта белем алды. Аларга күңелле: атна саен авылга кайталар. Мин – айга бер генә. Ил башлыгы  Хрущевның, Америкадан  күреп,  кайтып, арыш-бодай  урынына  кукуруз  чәчтергән  вакыт. Ипигә  кытлык.  Уку  катлаулы: “3”лең булмаса, 20 сум стипендия бирәләр. Фәннәрне начар үзләштереп, аннан коры калучылар да бар иде. “Классная”быз безне  алып  калып сөйләшә дә, һәрберебез 5шәр сумны стипендиясез курсташларга ярдәмгә бирәбез. Калган 15 сумын ай буена җиткерә  идем.  Әле  сеңлемә  җәй кияргә туфли  алырга  да кала. 

Сүземне Илһам Шакиров  концертыннан башлаган  идем. Яшьлегемдә  икенче нык истә  калган  артистым Сара Садыйкова булды. Мин аның концертын институтта укыганда берничә тапкыр  карадым. Ак  калфакны  кырын  салып, бик  матур, үзенә  килешле милли киемнән, пианино  артына  чыгып  утыра. Үзе  уйнап, үзе  җырлап күңелләрне әсир итә иде җырчы-композитор.

Хәзер концерт-театрлар өйдә генә. Туйганчы  кара. “Ә” дигәнче җырлы программаларга бай Яңа ел,  аннары  Сабантуй якынлаша. Бәйрәмнәрне,  кайчан  җитә, дип  көтмибез дә югыйсә. Вакыт тиз үтә. Аннары, бәй, килеп тә җиттемени, дибез. Тик  менә Украинадагы  сугыш кына никтер бетми дә бетми. Балалары СВОдагы әти-әниләргә, ирләре хәрби операциядәге хатын-кызларга күркәм  сабыр­лыклар  бирсен инде.  Авыл  халкы алар­га булдыра алганча гуманитар ярдәм күр­сәтә, булышырга  тырыша. Без дә,  көчтән   кил­гәнчә,  аларга  кушылабыз.

Әминә Усманова.

Иләбәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев