"Йә түләттерәләр, йә төрмәгә"
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә сугыш урлаган балачагымны еш искә алам. Узган юллар, үтелгән еллар мизгелләр кебек кенә күз алдыннан уза. Сугыштан соңгы хәлләрне үз күзләрем белән күргәнгә, ул еллардагы авырлыкларны көчсез, нәни җилкәмдә күтәргәнгә ул еллар минем йөрәктә нык уелып калды. Алар кабат-кабат хәтерне яңарта, йөрәкне әрнетә. Сугышны...
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә сугыш урлаган балачагымны еш искә алам. Узган юллар, үтелгән еллар мизгелләр кебек кенә күз алдыннан уза. Сугыштан соңгы хәлләрне үз күзләрем белән күргәнгә, ул еллардагы авырлыкларны көчсез, нәни җилкәмдә күтәргәнгә ул еллар минем йөрәктә нык уелып калды. Алар кабат-кабат хәтерне яңарта, йөрәкне әрнетә.
Сугышны Җиңү белән тәмам ладык. Әмма илдә авырлык, кая карама җимереклек. Колхозлар авыр хәлдә, техника юк. Әниләр бер таңнан икенче таңга кадәр эштә. Без әни җилкәсендәге ач, ялангач балалар бикле өйдә. Колхоз бригадиры безгә 15әр капчык бодай, борчак кертеп куя. Без балалар шуны атна эчендә чәчүгә ярарлык итеп чүптән аерабыз. Чәчүгә ярарлык ашлыкны бер якка, чүп белән яраксыз ашлыкны икенче якка. Борчакны аерырга әни подносны янтайтып җайланма ясап бирде. Чәчүлеген аерым, ә калганы фуражга. "Бер граммы кимемәсен, алайса әниегезне төрмәгә ябабыз", - ди бригадир. Миңа ул вакытта 7 яшь тә тулмаган. Күрәчәккә каршы подностан тәгәрәгән бер борчакны алып йоттым. Абый моны күреп калды да, мине ачуланырга тотынды. "Чыгар кире борчакны, әнине төрмәгә ябалар, әнисез калабыз", - ди. Чәйнәп йоткан борчакны да кире чыгарып булмый. Көне буе еладым да еладым. Шул көнне мәңге онытасым юк.
Әти диеп әйтергә тилмереп үскәннәрем, ул елларда тол әнием белән ялгыз тарткан тормыш арбасының авырлыгы онытылырлык түгел. Минем тормыш ызанында буразналарым тирән, сикәлтәле булды.
Нәни чагымда йөрәгемә уелып калган тагын бер вакыйганы сөйлисем килә. Сугышның соңгы еллары булгандыр. Әниләргә бик авыр, өйдә алты бала. Әни үзеннән олы туган тиешле Шәмсебану апа Фатыйхова белән колхоз җирен сукалыйлар. Малларга колхозда азык юк, абзар түбәсенә ябылган саламны ашаталар. Ачлыктан ябыгалар, көчсезләнәләр. Әниләргә шул хәлсез үгезләр белән җир сөреп норма үтәргә кирәк. Җир сөрә торгач үгезләр егыла. Никадәр тырышсалар да малкайны торгыза алмыйлар. Үгезне туарып, сукага үзләре җигелеп норма үтиләр. Эшнең сыйфаты нинди булгандыр, 100 грамм ипине алып кайталар. Бервакыт эш бетергәндә үгезләре егылып үлә. Әни өйгә төн уртасында кайтты. Әле беребез, әле икенчебез янына килеп, үкси-үкси елый. "Үгез үлде, йә түләттерәләр, йә төрмәгә ябалар", - ди. Калган ягын хәтерләмим. Бәхеткә, әнине алып китмәделәр.
Без сугыш чоры балалары күргән авырлыклар бик күп. Киләчәк буын боларны күрмәсен иде. Аларның хәтерләрендә балачакның якты хатирәләре генә истә калсын.
Вәсилә Хуҗина.
Явлаштау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев