Саба таңнары

Сабинский район

18+
Безнең геройлар

Артиллерист Сибагатуллин

Бөек Җиңүгә 80 ел!

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы якынлаша. Сиксән ел! Шулкадәр вакыт үтсә дә, бу сугыш онытылмый, чөнки аның җилләре кагылмаган гаиләләр, шәһәр-авыллар юктыр.

Зур шәһәрме ул яки кечкенәме, ике йөз хуҗалыклымы авыл, әллә 30-40 йортлы гынамы – сугыш барысына да кагылган. Шундый гади генә авылларда туып-үсеп, сугышта яки тыныч тормышта батырлык күрсәтеп, исемнәрен мәңгеләштергән геройлар турында күп язылды, языла һәм киләчәктә дә язылыр. Оет авылы – әнә шундыйлардан.  Сугышка 150 ләп ир-егетен озата ул, шуларның 101е яу кырында ятып кала. Исән кайтучылар арасыннан Советлар Союзы Герое Вәлиәхмәт Хаҗиев – Оетның горурлыгы.

Ләкин геройлар арасында исеме еракларга таралмаган, аның турында фильм төшерелмәгән яки китапларда язылмаган шәхесләр дә бихисап. Шундыйларның берсе – Оет авылында туып үскән гади крестьян улы Галиәкбәр Сибагатуллин.

Галиәкбәр Сибагатулла улы 1918 елның 20 маенда туган. Дүртенче классны тәмамлагач, ул замандагы барлык яшьтәшләре кебек, колхоз эшенә чыга: ат җигеп, яз көне кырда тырмалау-сукалауда, урып-җыю вакытында көлтә кертүдә, ындыр табагында көчен куя. Гаиләдә өч кыз арасында бер малай булганлыктан, йорт эшләре дә күбрәк аның җилкәсенә төшә. Шулай яшьтән физик яктан чыныгып үскән егет берзаман татарча көрәш белән кызыксына башлый, тора-бара көчен сабан туйларында сынап карый. Тырышлыгы бушка китми. Хәзерге көрәшчеләр кебек махсус күнегүләр ясамаса да, баһадир гәүдәле, таза беләкле егет 18-20 яшьләрендә Оетта гына түгел, күрше Сатыш, Урта Саба һәм башка күрше-тирә авылларда сабан туе батыры булып кала, «көрәшче Әкбәр» дигән даны тирә-якларга тарала. Авыл аксакаллары аның җитмешәр килолы ике капчыкны ике култык астына кыстырып, тегермән баскычыннан күтәреп менүен хәзер дә зур ихтирам белән искә алалар. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, Оетта туып-үскән атак­лы көрәшче, соңрак Рәсәй чемпионы булып танылачак Әсгать Гайфуллин беренче чыныгуларын Галиәкбәр абыйсы белән көрәшеп ала.    

1939 елның сентябрендә Га­ли­әкбәр армиягә китә. Ул Ленинград өлкәсе Тихвин шәһәрендә урнашкан хәрби частька – артиллерия гаскәрләренә эләгә. Баһадир егетне орудие номеры итеп билгелиләр, ул коручы (заряжающий) вазифасын башкара (бер орудиегә, ягъни снаряд ата торган пушкага беркетелгән солдатлар «орудие номеры» дип атала – Ф.Г.).

Хезмәт срогын тутырып, туган якка кайту турында хыялланып йөргәндә, сугыш башлана. Аларның полкы туп-туры фронтка китә. 1941 елның ноябрендә, «Тихвин операциясе» барышында, Галиәкбәр каты яралана, снаряд кыйпылчыклары аның җилкәсен зарарлый. Дүрт ай госпитальдә дәваланганнан соң, яңадан сафка баса. 1945 елның маена кадәр дәһшәтле фронт юллары уза, туган җиребезне һәм Европа дәүләтләрен немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә лаеклы өлеш кертә. Артиллерист Сибагатуллин Җиңү көнен Будапешт шәһәрендә каршылый. Сугышта күрсәткән фидакарьлеге, каһарманлыгы «Сталинградны саклаган өчен», «Батырлык өчен», «Будапештны алган өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре һәм Кызыл Йолдыз ордены белән билгеләп үтелә. II дәрәҗә Ватан сугышы орденын аңа 1985 елда – Бөек Җиңүнең 40 еллыгына тапшыралар.

Сугыш бетә, ләкин батыр солдат тиз генә өенә кайта алмый әле. Ул хезмәт иткән полкны Украина шәһәрләрен төзекләндерү эшенә калдыралар. Туган якка кайту аңа бары тик 1947  елның декабрендә генә насыйп була. Шулай итеп, солдат хезмәте сигез елдан артыкка сузыла.

Кайтуга, җиң сызганып эшкә ке­решә Галиәкбәр. Хуҗалыкны рәт­ләргә, колхозны күтәрергә кирәк. Сугыштан соңгы еллардагы иң кирәкле хезмәт – төзелештә эшли ул. Иптәшләре белән ат җигеп, елгадан таш чыгара, ком ташый, ферма тораклары сала, яз көне чәчсәләр, көзен амбарга икмәк кертәләр. Болардан тыш, Галиәкбәр итек басучы, мал суючы, балта остасы һөнәрләрен үзләштерә, даны еракларга таралган Теләче базарында маклер буларак та таныла. Авыл халкы аны тырыш, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, тәртипле һәм ярдәмчел кеше буларак хәтерли һәм хөрмәт итә. 1948 елда алар Оет авылы кызы Мөкәррәмә белән гаилә коралар, алты кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә алар тормышта үз юлларын табып, әти-әниләре кебек илгә тугрылыклы хезмәт итеп, игелекле балалар үстереп, инде үзләре әби-бабай булып яшиләр.

Җилкәсендә снаряд кыйпылчыгы йөрткән ветеран гомеренең соңгы көннәренә кадәр хезмәттә, хәрәкәттә булды. Теләчедән, соңрак Шыңар пекарнясыннан ат белән ипи ташып, авыл халкын сөендерде. Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәгән солдат, Европага җәяүләп барып җиткән Оет егете 1989 елда, хатыны Мөкәррәмә апа 2011 елда дөнья куялар. Урыннары җәннәттә булсын!

Фәннур Галимов,

Олы Шыңар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев