Бер ананың биш улы
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлаша
Чулпыч авылында гомер иткән дәү әтием Мөхәммәтхәнәфи үлгәндә әтием Яхъяга 10 яшь (гаиләдә 6 нчы бала, иң кечкенәсенә 7 яшь)була. Аны су ташу өчен беркетелгән агач мичкәле чанага ат җигеп, әтисен юар өчен, чишмәгә суга җибәрәләр. Бездә чишмәләр ерак иде. Кышкы буран, юл да юк. Агач кисмәктә су чайкалып кайта, чөелдерек бавы шакыраеп ката, сынып өзелә. Тәртә ычкына,чана бер якка авышып бата. Озак кайтмагач, әтине эзләп китәләр. Өлкәннәр ишек алларын, урам капкаларын кардан чистартып калган булалар. Табалар үзен. Шуннан соң әтием бик нык авырый, 18 яшьләр тирәсендә генә ныгый. 1938 елны армия сафларына алына. 1941 елның көзендә хәрби хезмәтен тәмамлап, туган йортына кайтам дип торганда, июнь аенда сугыш башлана. Сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта артиллерия полкының орудие командиры булып хезмәт итә. Кызыл Йолдыз ордены, 2 тапкыр икенче һәм 1 тапкыр беренче дәрәҗә "Отечественная война" орденнары, "За отвагу", "За освобождение Берлина”, “За победу над Германией" медальләре белән бүләкләнә. Җиңү көнен Кызыл мәйданда бәйрәм итәр өчен командирларны кайтарырга дигән приказ чыга. Бәйрәм тантаналарыннан соң әтиебезне Чехословакияне азат итәргә җибәрәләр. Анда "За освобождение Праги" медале белән бүләкләнә. Шулай итеп, 1946 елның 6 маенда гына туган йортына әйләнеп кайта ала ул. Ул киткәндә әнисе белән төпчек энесе яшәп калган йортны күптән алабута белән кычыткан басып киткән була. Әнисе 1942 елда ук авырып, ялгызлыктан иза чигеп дөнья куя. Төпчек малайны "мәрхәмәтле” авылдашлары төрмәгә утырталар. Ул заманда хәллерәк hәм сугыштан качып калганнар "Аулак өйләр" уздырып, кич утырулар булган. Безнең егет тә үсеп җиткән. Бер төркем яшь егетләр җырлашып килеп, аулак өйнең ишеген шакыйлар. Кертмиләр боларны. Арадан берәү дәфтәр бите хәтле генә чолан тәрәзәсенә чыпчык башы кадәр таш ата. Хуҗа тиешле кеше бу хакта кирәкле җиргә хәбәр итә.Таш аткан егет безнең Исрафилгә төртеп күрсәтә. Йорт хуҗасы: "Син курыкма, исерек идем,берни хәтерләмим, диярсең. Районга гына барып кайтасың”, – дип күндерә аны. Өйдә авыру карчык, 5 малайның 3 се сугышта (иң олылары Салихҗан абый Юдино депосында механик булып эшли. Аны бронь белән калдыралар. Үпкәсенә бик каты салкын тиеп, үлеп китә. Бу яшь парларның бәбиләре дә булмый кала). Безнең төпчек Исрафил абыйны кулга алалар 6 айга Казан төрмәсенә утыртып куялар. Шуннан ул штрафбатальонга эләгә. Бик каты яраланып, Калинин шәhәрендә госпитальдә дәвалана. Казанда яшәгән апасы белән хат алышып торалар. "Кайтып керсәм,таный алмассың, чәчем ап-ак, йөзем карарлык түгел", – дип яза 20 яшьлек егет. Савыгып, кабат үз частена кайта һәм шунда hәлак була. Калинин шәhәре тирәсендә "Билгесез солдатлар каберлегендә" җирләнгән ул абыебыз.
Өч егетнең берсе Белоруссия җирләрендә юкка чыга. Габдрахман абыйның хатыны иреннән "сезгә пособие артачак, миңа майор званиесе бирделәр", – дигән хат ала. Габдрахман абый сугышка киткәндә олы кызына 2,5 яшь була, икенче кызы әтисе сугышка киткәч, 1941 елның 6 августында туа. Шатлыклы хәбәр китергән хат соңгысы була. 1944 елны ул да хәбәрсез югала.
Исхак абый сугыштан 1 группа инвалид булып кайта. Сугышның эчендә кайнаган кеше булса да, тормышның кырыс законнары аңа рәхмәтле булырга ашыкмый. Инвалид абыебыз ике улын сөннәткә утырта. Күршесе бу хакта абыйның эшләгән җиренә барып җиткерә. Коммунист hәм җитәкче урында эшләгән кеше буларак, аны бу “саваплы гамәле” өчен гаепләп эшеннән чыгаралар.
Гаиләдә 4нче малай-әтиебез Яхъя сугыштан исән-сау кайта. 74 яшенә кадәр яшәде. Гел авырды. Югары кан басымы белән интекте, гел температурасы күтәрелә иде. Аны тиз генә атка салып, кышкы көннәрдә толып белән урап, район хастаханәсенә алып китәләр иде. Өй тулы бала-чага (6 бала) елашып кала идек. Анда үпкәсе кабарган дип антибиотик ясыйлар иде аңа. 56 ел элек (мин 10 класста укыганда)хастаханәдә укол ясагач, хәле авыраеп аңын җуя әти. Сабага шул елны әле генә институт тәмамлаган яшь табиб кайткан була. Ул аны коткарып кала: ясалма сулыш алдыра,төрле яклап рентгенка төшерә. "Абый, сезнең үпкәгездә нидер хәрәкәтләнә,шул кузгалган саен хәлегез начарлана.Сугышта яралангансыз. Госпитальдә яткан справкаларыгызны алып ВТЭК-ка барыгыз. Сезгә инвалидлык бирелергә тиеш hәм сугыш инвалидларына тәңгәл льготалар булачак", – дип документлар тутыра. Без әти белән Казанга ВТЭК кә бардык. Анда безне кабул иткән табиб: "Сез гомер буе авылда яшәгәнсез, бәлки сезнең үпкәгезгә көрәк яки сука кергәндер", – дип көлеп утырганы хәтердә калган. Яра эзе булса да, махсус белешмәсез булмый диде. Контузиядән бер колагы ишетмәсә дә, борыны суламаса да, сөйләшеп тормадылар. Архивка военкомат аша запрос ясаткач та, Ленинградтагы архив янган, белешмә килмәде. Кызыл Йолдыз ордены килде. "Днепр елгасын кичкәндә госпитальдә яткан белешмәсе hәм "Кызыл Йолдыз" ордены таныклыгы гимнастерка кесәсендә иде, суда җебеп беткәч, ташладым", – диде әти. Соңыннан инвалидлык булды, әмма 3 айлап кына алып калды бугай пенсияне әти, бу дөньядан китеп барды. Сугыштан кайткач та әтине үз авылында колхоз рәисе итеп куялар. Авылның яртысы сугыштан кайтмаган, ачлык, гаиләләрдә бер көтү бала. Әти "Умачлык булса да ярап торыр", – дип, 200 грамм хисабыннан халыкка арыш бирә. Сугышның "с"хәрефен дә татымаган берәүләр "хөкүмәт заданиесен үтәмәгән көе уңыш өләшә", – дип шикаять язалар. Әтине 2,5 елга утыртып куялар. Казанда төзелештә эшли, яхшы хезмәте өчен срогыннан алда кайтарып җибәрәләр. Ул кайтканда колхоз идарәсе 4-5 авылга берәү генә калган була.Әти бераз тракторда эшләп ала, аннан соң комплекслы бригада бригадиры булып 60 яшькә кадәр эшли. Лаеклы ялга чыгып, колхозның мактаулы гражданины булып, күп төрле медальләр белән бүләкләнә.Тормыш иптәше – әтине армия сафларына озатып калган әниебез Минзифа – 16 яшьлек кыз, Җиңү көннәре килеп, исән-сау әйләнеп кайткан әтиебез белән 1946 елның июнендә никахлашып, 46 ел бергә гомер кичерәләр.
Әниебезне дә сугыш башлангач окоп казырга җибәрәләр. Әтисе фин сугышы инвалиды hәм 3 абыйсы сугышта булу сәбәпле, 3 айдан кайтарып җибәрәләр. Кайткач, районга малларны дәвалаучы табиб урынына ветфельдшерлыкка укый. Сугыш тәмамланганчы ферма мөдире hәм малларны дәвалаучы булып эшли. Сугыштан ветврачлар кайткач, ферма мөдире булып кала. Әни 8 ел әтине көтеп ала.
Менә шундый язмышлар. Җиңү көне якынлашканда хатирәләр кабат яңара. Инде язмадагы якын кешеләремнең бу истәлекләре рухларына дога булып барсын. Беркемгә дә мондый газапларны, гаделсезлекне, ятимлекне кичерергә язмасын.
Фәүзия Зәйнетдинова,
Казан шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев