Саба таңнары

Сабинский район

18+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Гомер ул -мизгел...

... Кеше гомерен я аккан суга, я чабыш атына тиңлиләр. Мин исә алга баручы поездга охшатам. Поезд алга бара. Үзенең тукталышларын ясый: балачак, яшьлек, өлкәнәю... Ә бит һәр чор үзенчә матур икән!

                  

Гомер матур!
Гомер -  рәхәт мизгел,
Гомер бүләк безгә вакыттан.
Ялкын булып, давыл булып яшик,
Үкенмәслек итеп актыктан.                    

   ... Кеше гомерен я аккан суга, я чабыш атына тиңлиләр. Мин исә алга баручы поездга охшатам. Поезд алга бара. Үзенең тукталышларын ясый: балачак, яшьлек, өлкәнәю... Ә бит һәр чор үзенчә матур икән!

    2025нче ел – Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы. Шул мизгелдә газиз әтием белән әниемнең гомер мизгелләрен күз алдыннан кичерәм. Һәрбер көне- үзе бер тарих икән бит! Авыр, ләкин түземле, тырыш, сынмау-сыгылмаучанлык, гадилек һәм гаделлек. Тормыш китабындагы  гомер мизгелләрен бергәләп барлыйк әле...

ӘТИ, гомереңдә һәрчак

Безгә үрнәк булып яшәдең.

Безнең өчен олы бәхет булды:

ӘТИЛЕ   балачак бирдең.                                                                                                                                                         

   Минем  газиз әтием -Мөхәмәтханов Миннехан Мөхәмәтхан улы  1931 нче елның 21 нче февралендә Саба районы Сатыш авылында туган. Ул - гаиләдә бердәнбер бала. Аңа кадәр  Зәйнәпбикә әбиемнең тууга, 7 баласы үлгән. “Әгәр дә бу балам исән калса, мәчет юар идем”- дип өзгәләнгән ул. Дөньяга әтием аваз салган. Әбием мәчетне юган!  Зәйнәпбикә әбием  1934 нче елда үлгән. Әтиемә бу вакытта  нибары 3 яшь  булган. Әнисез калган әтиемә авылдашлары бик ярдәм иткән.

  Бераз алгарак китеп, шуны әйтәсем килә: аның әтисе – минем бабаем  Мөхәммәтхан тегүче булган. Кулларында биергә яраткан. Бу турыда 2017 нче елда дөнья күргән “Сатыш - гасырлар аша. 1170-2017 еллар” китабында  бик хөрмәтле кеше, кызганыч – бүгенге көндә мәрхүм булган Гыйльмиев Сәлмән Галиевич 497 нче битендә болай дип язган: “ Сәхнәдә  Мөхәммәтхан бабай биесә, түшәмен чабатасы белән буяп бетерер иде...”. Бабам 1968 нче елда үлгән.

     Әтием 1937 нче елда укырга кергән. 5 нче классны бетергәч, колхозда эшли башлаган: төнге ат көтүе, дуңгыз көтүе, ат җигеп тырмалау, сука сукалау һ.б.

    1948 нче елга кадәр колхозда эшләгәч, ФЗОга укырга киткән. Анда столяр-плотник һөнәре алган. Мактау Грамотасы белән тәмамлаган. Самара шәһәренә эшкә җибәрелгән. 1951 нче елда Армия сафларына алынган. Ул Белоруссиядә, Һава десантында хезмәт иткән.18 мәртәбә парашюттан сикергән. Поощерение 11 тапкыр бирелгән.1 се- Туган илгә кайтырга ял. Армия сафларыннан 1954 нче елның ноябрендә кайткан. Кинофикациядә эшләгән.

     1955 нче елның 15нче апреленнән  Арча районы “Үрнәк”поселогына киң профильле механизаторлар хәзерләү курсында 1 ел укыган. Анда комбайнер-тракторист һәм башка техниканы үзләштергән.1956 нчы елда Мактау Грамотасы белән тәмамлаган.

    Аннары үз теләге белән  Чирәм җирләрне үзләштерергә киткән. Бу турыда “Социалистик Татарстан” газетасында язып чыкканнар. Ул Казахстанның  Күкчәтау өлкәсе Чистай районы Жаркуль совхозында эшләгән. Бик күп бүләкләр һәм Грамоталар биргәннәр. Алдынгы механизатор булган. Көнгә 10 сәгать җир эшкәрткәннәр,чәчү чәчкәннәр, аннан урганнар. Акча һәм бодай биргәннәр.Шунда тырышып эшләгәне өчен,1956 нчы елның 21 нче июнендә аңа Почет Грамотасы тапшырылган.Бу язгы чәчүдәге уңышлары өчен булган.

Шулай ук 1956 нчы елның 25 нче октябрендә, уңыш җыюда актив катнашканы өчен, Мактау Грамотасы бирелгән. Биредә 1957 нче ел тәмамланганчы булган.

    1958нче елның 1 нче мартында яңадан үзе теләп,  Чирәм җирләр эшкәртергә киткән. Бу юлы  Казахстанның Семипалатинск өлкәсе Чарский районы “Коммунизмга”колхозында 1 ел эшләгән. Икмәк, акча бирелгән. Язгы сабанда җир сөргән,чәчү чәчкән.Уракка төшкәч, иген урган. Һәр биш көн саен нәтиҗә ясалган. 100 сум премия бирелгән, һәрчак макталган.  Әнә шулай үзенең яшьлегендә илебез тарихында зур урын алган Чирәм җирләрне үзләштерүдә армый-талмый, көнне төнгә ялгап хезмәт иткән! Бу – зур батырлык! Аннан 1958 нче елның ахырында туган якларына кайткан.

   Колхозда төрле эштә эшли башлаган: 11 ел тракторда, колхоз электростанциясендә 3 ел. Төзүдә дә эшләгән. Кичке мәктәптә укып, урта белем алган. 1966 елда кичке урта мәктәпне тәмамлаган. Тырыш хезмәте өчен, 1970 нче елда Ленин медале белән бүләкләнгән. 1970-1972 нче елларда Сатыш  сигезьеллык мәктәбендә хезмәт укыткан.  Аның балалар белән ясаган бик матур шахмат такталары һәм шахмат фигураларына карап сокланганым хәтердә!  Әтием үз куллары белән ясаган шкаф, кровать, өстәл, урындыкларны  әле дә саклыйм.

  Аннан яңадан колхозда эшләгән. 1991 нче елдан 60 яше тулгач, лаеклы ялга чыккан. 1995 нче елда “Хезмәт ветераны” медале һәм Бөек Җиңүнең 50 еллык юбилей медале белән бүләкләнгән. Пенсиягә чыккач та, 1991 дән 1998 гә кадәр колхозда эшкә катнашып килгән.  Әтием-45 ел стажлы! 2000 нче елда Бөек Җиңүнең 55 еллыгы медале белән бүләкләнгән. Хезмәт  һәм тыл ветераны иде.

   Әтием бик китап укырга яратты. Кичләрен безгә шул китаплар турында сөйли иде. Татарча һәм русча әсәрләрнең күбесен укырга кулга алгач, еш кына әтиемнең сөйләгәннәре искә төшә иде. Тагын әтисе кебек кулында бии алуын хәтерлим. Бик яхшы шахмат уйный иде. Кулыннан килгән һөнәрләре: балта остасы, механизатор ( тракторист-комбайнёр), итек басучы, калай эше, пыялачы, электр эше.

Тормыш иптәше –әнием - Мөхәмәтханова Алтынбикә белән 55 ел бергә тигез гомер кичерделәр. Безне -3 баланы тәрбияләп  үстерделәр. Өчебезгә дә югары белем бирделәр.Тормышта гадел, үз эшеңне яратып эшләргә, тәртипле булырга өйрәттеләр.

   Әтием  82 яшендә 2013 нче елның 10 нчы маенда вафат булды.

                                        

«ӘНИ!» – диеп дәштек: шундый рәхәт!
Рәхмәт, ӘНИ, һәммәбездән рәхмәт!
ӘНИ булдың, ӘНИ була белдең, ӘНИ булып калдың –
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.

   Минем газиз әнием - Мөхәммәтханова Алтынбикә Нургали кызы

1932 нче елның 31 нче январенда Саба районы Аккүл-Бигәнәй авылында туган. Гаиләдә 5 бала булганнар. Икесе  сабый чакта ук  үлгән. 3 бала үскәннәр: 1 абыйсы,1 энесе. Әтисе Тимергалиев Нургали Бөек Ватан сугышына киткән. “ Сугыш башлануга, әтиебезгә чакыру килде. Без, сабый балалар, авыл халкы Бигәнәй үренә кадәр озата бардык. Яңгыр явып тора.

18 ир-ат беркөнне сугышка чыгып китте. Әле дә күз алдында: җәяү атлаучы әтиләребезне Бигәнәй үре күмелгәнче карап озаттык, җиргә ятып еладык. Соңгы күрешүебез шунда  булган икән! Сугыш безне шулай ятим итте” -дип, бик еш елап искә ала иде әнием Алтынбикә.  Әнисе –Асылбикә 3 баланы ялгыз үстергән. Асылбикә әбием  1970 нче елда үлгән.

   Бабаем –Тимергалиев Нургали  Бөек Ватан сугышында 1943 нче елның 18 нче октябрендә батырларча  һәлак булган. Ул  Новгород өлкәсе Поддорье районы Репушино авылындагы  туганнар каберлегенә күмелгән.

   Әнием Алтынбикә 1940 нчы елда укырга кергән. 4 класс бетергән. Шуннан соң колхозда эшли башлаган: яшь бозаулар, таналар, атлар караган. Аннан Калинин өлкәсенә торф эшенә киткән. Әнием торф чыгару вакытларын да еш искә ала иде:

“ Мин  6 ай торф чыгару эшенә вербовать ителеп киттем. Бигәнәйдән Миңсылу, Алтынбикә, Маһи, Әминә, Нәзифә; Сатыштан Хәния, Сәкинә, Мәрхәбә, Мәрьямбикә, Разия, Фатыйма бар иде. Килгәч тә, баракларга урнаштырдылар. Биредә кроватьләр бар иде. Авылдан киткәндә, киптерелгән бәрәңге, ярмалар, тукмачлар алып киттек. Әзер ашау юк. Ашарга үзебез пешерә идек. Ипине кибеттән алдык. Зур казан гел кайнап тора . Шунда бер кеше җаваплы итеп куелган.Чәйгә гел шуннан кипяток алдык. Иртә белән китеп, кич кенә кайта идек. Карьерда торф чыгарыла. Аңа 2 яктан 7әр кеше элеваторга төяп тора. Мин дә элеваторда эшләдем. Кайберәүләр штабельгә кипкән торфларны өеп тордылар. Чыкканда, 32 килограммлы кирпичне(торф) тросларга эләктереп хатын-кызлар көннәр буе йөгерә-йөгерә ташыйлар. Ял көннәре ял итә торган идек. Хезмәт хакы бик аз түләнде.  Матур ситсалар алып кайттык. Миңсылу апа кызларга пардан юбка, кофта, альяпкычлар (кул белән) текте. Матур булып, пардан киенеп кайттык. Аннан кайткач, Сатыш авылы пекарнясында ипи пешерүдә эшләдем”.

Аннан соң колхоз Куйбышев урманына  урман кисәргә җибәргән. Шунда хезмәт иткән. Әнием үзенең урман кискән вакытларын еш искә төшерә иде:   “Урман кисүгә колхоз заданиясе белән 6 айга дип, кызлар-егетләр эшкә җибәрелде. Безне баракларга урнаштырдылар. Кайбер кешеләргә землянкаларда яшәргә туры килде. Кроватьләр юк, агач нарларда яттык. Иртүк китеп, кич кенә кайта торган идек. Эшкә бару ерак. Кайтканда, утын күтәреп кайттык, кистек, ярдык. Землянка һәм барак мичләренә ягып, аяк-чуларны киптерә идек. Ашарга үзебез пешердек. Ял көннәре дә бирелә иде.

Урман киселде, штабельләргә салынды. Аны кабул итеп алалар иде. Заданияне үтәп бардык. Пычкыны бер ир-ат үткенләп торды. Кул пычкылары белән эшләдек. Хезмәт хакы бик аз түләнде. Ашау такы-токы. Ипине чиратлап кибеттән алып кайта идек. Землянкаларның стеналарыннан кәлтә еланнар чабып йөри . Йоклаганда,авызларны каплап йокладык. Янәшәдә зур бер күл бар иде. Эчәргә дә, юынырга да, кер уарга да шуннан су алдык. Эшләүчеләр төрле районнардан.Саба районыннан да бик күп иде. Сатыштан Тимерхан, Кәримулла, Фәйзетдин, Миңзифа, Кадрия, Гыйззи; Казаклардан  Рәхимә; Бигәнәйдән  Гөлниса, Сания, Алтынбикә, Нурия бар иде. 6 ай тулгач,туган якларга кайттык.”

   Аннан соң гел колхозда, ә 1956-1958 нче елда Сатыш авылы пекарнясында ипи пешерүче булган. Аннан пенсиягә чыкканчы, “ Марс” колхозында колхозчы булып  эшләгән. Аның 40 ел стажы бар! “Хезмәт  һәм тыл  ветераны”, Бөек Җиңүнең 50 еллыгы, Бөек Җиңүнең 55 еллыгы медальләре белән бүләкләнгән. Пенсиягә чыкканда, колхозның Почёт Китабына керткәннәр. Кулыннан килгән һөнәрләре: аш-су остасы, гөмбә тозлаучы, тәмле икмәк пешерүче, чигүче, бәйләү остасы, челтәр һәм шәл бәйләүче.

  Әнием 85 яшендә 2017 нче елның  6  нчы мартында вафат булды.                                            

Тормыш – бүләк! Кадерен белеп яшик

Һәр мизгелнең тоеп мәгънәсен...

 Әтием-Мөхәмәтханов Миннехан Мөхәммәтхан улының, әнием Мөхәмәтханова Алтынбикә Нургали кызының тормыш китабындагы  гомер мизгелләрен бергәләп барладык.Ә бит анда нинди гүзәл сыйфатлар бар:  

 мәгънәле, гади һәм гадел гомер итү, илгә хезмәт итүче балалар үстерү,

 тормышны, яшәүне, кешеләрне, хезмәтне яратырга өйрәтү.

Шушы сыйфатларны тәрбияләгән  ӘТИЕМ һәм ӘНИЕМ алдында башымны иям!

Без дә аларның ышанычын гомер буена аклый алсак иде!

 Гүзәлия Мөхәмәтханова,

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Россия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре”, “Россия Федерациясе мәгарифе отличнигы”.

фото Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев