1 февраль 2012 яңалыклары
-
Бассейнда – йөзү ярышы
Узган шимбәдә Саба бассейнында районыбызның оешма-предприятиеләре арасында йөзү буенча ярышлар узды.
-
Гөлнара – призер
21-22 гыйнварда Казанның "Бустан" спорт комплексында бадминтон буенча Татарстан Республикасының беренче чемпионаты узды. Анда Казан, Яр Чаллы шәһәреннән, Кукмарадан, Алабугадан һәм безнең районнан барлыгы 73 спортчы катнашты. Призлы урынга лаек булучылар арасында райондашыбыз да бар: хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта Байлар Сабасыннан Гөлнара Зарипова 2нче урын яулады.
-
Кооператорлар авылга эшли
Кулланучылар җәмгыятьләренең базар мөнәсәбәтләре шартларында көндәшлеккә сәләтен ничек саклап калырга, аларның эшчәнлегенә уңай йогынты ясардай алымнарны ничек эшкә җигәргә?
-
АРТКАНЫН БЕЛЕП ЙӨРЕГЕЗ
2012 елның 1 гыйнварыннан Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр көченә керде. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны да арттырды. Транспорт хәрәкәтенә комачаулап, машиналар күпләп җыелган юл чатына хәтта светофорның яшел утына чыккан өчен дә штраф ун тапкыр артты. Хәзер кагыйдәне шушы рәвешле бозучыга 1000 сум түләргә...